IX «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсына старт бирелә! кире кайтырга

Старт конкурса «Сәләткә нур булган йолдызлар»!

Флүс Латыйфи исемендәге IX «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсына гариза бирү кампаниясе үз эшчәнлеген башлап җибәрде.   

Конкурсның максаты – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү.

Конкурс үз алдына түбәндәге бурычларны куя һәм гамәлгә ашыра:

– әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, аларга иҗади яктан камилләшүдә, үсүдә ярдәм күрсәтү;

– балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык һәм әдәби мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү;

– сәләтле яшь язучыларның игътибарын хәзерге заман татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи мирасына юнәлдерү;

– талантлы язучы һәм «Сәләт» оешмасы катнашучыларының остазы танылган татар язучысы Флүс Латыйфиның исемен Сәләт мохитендә яңгырату һәм яшәтү;

– сәләтле яшьләрне «Сәләт» оешмасының проекталарына чакыру.

«Сәләт»кә нур булган йолдызлар» конкурсында 11 яшьтән алып, 22 яшькәчә мәктәп укучылары һәм студентлары катнаша.

Конкурс шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, балалар әдәбияты һәм публицистика номинацияләрендә үтә. Казыйлар шурасына Татарстан Язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар керә.

«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсы берничә этапта үткәрелә:

– 17-нче февраль 2020 ел – 1-нче апрель 2020 ел– гаризаларны кабул итү этабы;

– 2-нче апрель 2020 ел – 4-нче апрель 2020 ел – иҗади эшләрне конкурска сайлап алу этабы;

– 4-нче апрель 2020 ел – 11-нче апрель 2020 ел – конкурска кабул ителгән эшләрне казыйлар шурасы тарафыннан бәяләү этабы;

– 17-нче апрель 2020 ел – Казанда Сәләт Йортында (Островский ур., 23-нче йорт)конкурсның финалы.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны selet.biz сайтында өстә СӘЛӘТКӘ НУР БУЛГАН ЙОЛДЫЗЛАР дигән төймәгә басып калдырырга мөмкин.

Конкурс эшләре selet.nur@gmail.com электрон адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 292-16-00.

Гаризаларны көтеп калабыз!

 

НИГЕЗЛӘМӘ