«Әйдә, укы!» нәфис сүз конкурсы кире кайтырга

Конкурс художественного слова «Әйдә, укы!»

27-нче апрель көнне 17.30 Сәләт Йортында Казан һәм Яшел Үзән Сәләт Клублары («Сәләт-Яшел Үзән», «Сәләт-Казан», «Сәләт-Казан» (9-нчы мәктәп) и «Сәләт-Казан» (144-нчы мәктәп) барысын да Сәләт Йортында узачак «Әйдә, укы!» нәфис сүз конкурсында көч сынарга чакыра!

Конкурсның барлык нечкәлекләре турында безгә оештыручыларның берсе, «Сәләт-Яшел Үзән» клубы рәисе Тимерхан Шәйхетдинов сөйләп бирде.

- Тимерхан, әлеге конкурс ни өчен үткәрелә?

- Конкурс яшьләр арасында нәфис сүз осталыгын популярлаштыру максаты белән оештырыла. Сәләт активистлары арасында китап сөючеләрне, импровизацион рәвештә рус, татар, инглиз телендә сәнгатьле уку ысулларын күрсәтә ала торганнарны ачыклау өчен.

- Программа турында тулырак сөйләп китсәң иде.

- Чарада бары тик сайлап алу турын узган 15 кеше катнаша алачак. Төп этап 3 өлештән торачак: рус, татар, инглиз телендә булган текстны сәнгатьле итеп уку. Беренче этапта (текстны рус телендә уку) сайлап алуны узганнар катнаша. Һәрбер катнашучыга тәкъдим ителгән өзекне укыр өчен бары тик 1 минут бирелә. Соңыннан, һәрбер этап тәмамланганда 5 кеше төшеп калачак. Ахырда, финалда бары тик 5 кеше генә катнашачак.

- Конкурсның катнашучысы булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- 25-нче апрельга кадәр гариза тутырырга. Әгәр дә гаризаларның саны 15 күбрәк булса, өстәмә сайлап алуны оештырачакбыз.

- Катнашучыларга кем бәя бирәчәк?

- Чарага заманча шагыйрьләр, язучылар, актерлар һәм медиа өлкә вәкилләре чакырылган.

- Синеңчә, конкурсның җиңүчесе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Безнең конкурста уңышка 2 сыйфат китерәчәк – үзеңне яхшы яктан күрсәтү һәм креатив булу. Әлеге сыйфатлар турында онытмагыз.