Әнвәр Хәйри – безнең йөрәкләрдә яши кире кайтырга

Вклад Анвара Хайри живет в наших Чтениях!

2-3 декабрь көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге, Биләр җирлегендә 60 артык кеше сәләтле публицист, остаз, Сәләт хәрәкәтенең якын дусты Әнвәр Хәйригә багышланган «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

«Бик матур чара оештыргансыз. Әнвәр Хәйри белән таныш булганыма мин бик горурланам. Ул бик гади, ачык кеше иде. Үзенең классташларына төрле экскурсияләр ясаган, алар белән гел аралашып яшәгән. Мондый кичәләребез  бик кирәкле.Кахарманнарыбызның тормыш юлларын, казанышларын, уйларын белеп яшәү бик файдалы», – дип белдерде Алексеевск районы хакимияте җитәкчесе - Мифтахов Рәвгать Җәүдәт улы.

Конференциянең мөхтәрәм кунаклары арасында Тарих фәннәре докторы, археолог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Хуҗин Фаяз Шәрип улы; Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы җитәкчесе Кутуев Әнәс Абдрахман улы; Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр hәм тарих институты доценты Шакиров Зөфәр Гомәр улы; Габдулла Тукайның әдәби музее җитәкчесе Төхвәтова Гүзәл Фәрид кызы; Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вәлиәхмәтов Хөсәин Хәсән улы; Бөтентатар иҗтимагый үзәге әгъзасы  Курмашев Рифкать Габбас улы катнашты. Конференциягә Әнвәр Хәйринең тормыш иптәше Альмира Хәйринең килүе бигрәк тә куанычлы булды.

«Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә 17 докладчы катнашты. Алар арасында Сәләт активистлары да бар иде. Экспертлар түбәндәге эшләрне аердылар:

-«Шәҗәрә – гаилә көзгесе», Гарипова Гөлсинә;

-«Минем мәктәбем урнашкан урам», Исмәгыйлова Гөлназ;

-«Икенче гимназиям – хыялый балачагым », Гыйлманова Алсу;

-«Туган авылым – Чупрәлем тарихы», Сираҗиева Айсылу;

-«Минем якташларым – Батталлар гаиләсе», Гыймадиева Аида;

-«Туган авылым – Кыязлым», Моратшина Ләйлә;

-«Урамым тарихы», Хуҗҗәтов Альберт.

Проект җитәкчесе Насибуллина Элина:

-Әлеге чара бик матур һәм җылы үтте. Беренче көн Әнвәр Хәйри истәлегенә багышланды. 2017-нче елның 2-нче декабрендә Әнвәр Хәйригә 70 яшь тулыр иде. Бу көнне Әнвәр Хәйринең дуслары, гаиләсе аның белән бәйле булган бик матур, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр. Ул җәмәгать эшлеклесе, чын галим, бөек кеше иде. Кичен иҗади чара узды. Монда барлык теләүчеләр яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Фаяз абый Хуҗин үзенең моңлы тавышы белән безне шаккатырды. Икенче көнне катнашучылар профессорлар, фән эшлеклеләре алдында үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр, экспертлардан файдалы мәгълүматлар тупладылар. Барлык катнашучыларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә, бигрәк тә Әнвәр Хәйри укуларына зур өлеш керткән безнең остазларыбыз – Әдип Әлмир һәм Фаяз абый Хуҗинга.

Катнашучы, Алсу Гыйльманова:

-Мин уйламаганда гына Әнвәр Хәйри укуларында катнашырга булдым. Соңгы көнне генә гаризаны тутырдым һәм фәнни эшемә алындым. Миңа шалтратып, конференциядә катнашырга чакыргач, мин бик шатландым. Үзеңне күрсәтергә, туган ягыңның тарихын сөйләргә, яңа дуслар табырга – бу менә дигән мөмкинлек. Укулар бик матур узды, барысы да бик яхшы оештырылган иде. 2 көн эчендә үзем өчен бик күп яңалык таптым. Каушарга урын калмады, чөнки конференция бик рәхәт узды. Мин гимназиямнең тарихы белән катнашучыларны таныштыра алуыма, фәнни эшемнең ТОП-5кә эләгүенә бик шат. Киләсе елга шулай ук Әнвәр Хәйри укуларында катнашырга планлаштырам.