«Фәнсар»да күңел бәйрәме узды кире кайтырга

Праздник души прошёл в НОЦ «Фәнсар»

Инде традициягә кергән «Сәләт-Гаилә» сменасы «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә кабат узды. Белгәнегезчә, бу сменада Сәләт берләшмәсенең иң кечкенә активистлары катнаша.

Сәлкипушлар өчен дус-ишләре белән самокатта, велосипедта йөрү, Биләр һавасын сулау, бергәләшеп кызыклы дәресләргә йөрү зур бәхет икән. Әле ул гына да түгел, аларның әти-әниләре дә рәхәтләнеп «Фәнсар» кочагында ял итте. Чөнки биредә берничә буын дуслыгы, рәхәт, күңелле мохит һәм эчкерсез аралашу.

«Бәләкәч» – рәхәт кенә түгел, уңайлы мохит тә ул. Югары дәрәҗәле укытучылардан дәресләр алалар, махсус биремнәр чишәләр, яңа белемнәр туплыйлар. Әлеге шәхесләрне без дә беләбез, хөрмәт итәбез, чиксез рәхмәтлебез», - дип белдерде 5 яшьлек Ясминәнең әнисе Айгөл Мөхәммәтҗанова.

«Бәләкәч» клубының  һәр очрашуы – күңел бәйрәме ул. Шуңа да аның мөмкин кадәр озаграк дәвам итүен телибез. Сәләтнең балаларны татар теленә тартуы аеруча шатлыклы. Олы улым Мурат – фән олимпиадалары катнашучысы, Сәләткә барыр өчен һәрвакыт югары нәтиҗәләргә ирешергә тырыша. Аның лаеклы җиңүчеләр арасында тәрбияләнәсе килә», - ди Рамилә Кәримова. 

Ел әйләнәсе 1,5-8 яшьлек балалар һәр атнаның шимбә көнендә  Сәләт йортында җыелалар. Биредә алар вокал, театр сәнгате, дизайн юнәлешләре буенча дәресләр алалар. Бу эшчәнлек нәтиҗәләрен сменаның ахыргы  көнендә концертта күреп булды.

Сәлкипушларның иң яратып башкарган җырлары «Сәләт – ул...» дип атала. «Палатка, учак һәм гитараны» инде әти-әниләренә кушылып җырлый башлаганнар. Бу тагын бер кат буыннар алмашын ассызыклый. Дизайн дәресләрендә балалар «әйләнчек» ясарга өйрәнгәннәр.  Сменага килгәч аны җилдә сынап та карадылар.

«Монда бик рәхәт. Һәр иртә йөгерергә чыктык, саф һава белән ләззәтләндек, аннары тәмле иртәнге аш... Пинг-понг буенча турнир бик ошады. Күңелле булды!» - ди 11 яшьлек Мурат Кәримов.

Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир заманча технологияләр ярдәмендә балалар белән аралашты. Барлык катнашучыларны да сәламләгәннән соң, мондый чараларның әһәмиятлелеген искәртеп узды, сәлкипушларга үсә төшкәч тә бер-берсен югалтмаска, аралашып яшәргә  кушты.

Дәресләрдән тыш балаларга «Сәләт-Туй» чарасы оештырылды. Халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуйның аналогы итеп эшләнгән әлеге чарада алар чүлмәк ваттылар, мендәрләр белән көч сынаштылар, аркан тартыштылар, табышмаклар чиштеләр. Бүләккә аларга баллы призлар тапшырылды.

Яшь сәләтлеләр өчен балалар бакчасыннан тыш, башлангыч мәктәп яисә махсус Сәләт сыйныфлары булдыру планда бар икән. Сәләтле балалар өчен «Фәнсар» базасында лицей-интернат ачсак – бөтенләй дә шәп булыр иде.

«Без балабызны бик теләп бу мәктәпкә йөртер идек. Бу идеянең тормышка ашуын түземсезлек белән көтәбез! Бу безнең гаилә өчен бик мөһим », - ди Айгөл Мөхәммәтҗанова.

Бик тиздән Биләрдә VI Халыкара яшьләр уку-укыту форумы узачак. Биредә яшь йолдызчыклар яңадан очрашып зур сәхнәгә үз сәләтләрен күрсәтәчәкләр! Уңышлар сезгә, сәлкипушлар!