Илшат Рәхимбай киносы – XIII Халыкара мөселман киносы фестивале номинанты кире кайтырга

Фильм Ильшата Рахимбая – номинант XIII Международного фестиваля мусульманского кино

Татарстан режиссеры, Сәләт ветераны Илшат Рәхимбайны, шулай ук HAVA Projects медиа-компаниясен (аның әгъзалары Сәләт медиа-үзәге составына керә) Казанда узучы XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашулары белән кайнар котлыйбыз! Илшат Рәхимбайның «Представь» фильмы «Кыскаметражлы уен фильмы» номинациясендә катнаша. Ул 9-нчы сентябрь көнне, 10:30, «Родина» кинотеатрында (3-нче зал) күрсәтеләчәк. Рәхим итегез!

«Представь» фильмы ике дини шәхес – мулла һәм атакай арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтли, дин чикләре, чын Алланы, үз-үзеңне эзләү хакында сөйли. Картинаның сопродюсеры – Рәсәй композиторы Александр Шульгин.

Вакыйгалар ике авылда төшерелгән иде. Аның берсе Марий Эл республикасында, икенчесе Татарстанның Мамадыш районында урнашкан.

Картинаның идеясе VII Казан мөселман кинофестиваленнән соң барлыкка килгән. Шулай ук дөнья буйлап таралган локаль конфликтлар дулкыны да әлеге фильмга этәргеч булган.

«Представь» фильмының сценарие берничә престижлы бөтенрәсәй бәйгеләрнең шорт-листларына эләкте, Мәскәүдәге дебютантларның Алтынчы питчингында 250 эш арасында беренче җиделеккә керде. Екатеринбургта узган «Кинохакатон» питчингында төп призларны да яулады. Нәкъ менә шунда режиссер Александр Шульгин белән танышкан иде игетләр.

Команданың төп вәкилләре:

Режиссер – Илшат Рәхимбай.

Продюсер – Алмаз Сәмигуллин.

Рәссам – Анастасия Старикова.

Композитор – Эльмир Низамов.

Актерлар – Раушан Шәриф, Марсель Тимофеев.

Оператор – Айдар Шәрипов.


Барлык командага җиңү һәм уңышлар теләп калабыз! Алар әле тагын Торонтода (Канада) узачак кинофестивальдә дә катнашачак. Афәрин!