Илшат Рәхимбайның фильмы Президентының махсус бүләгенә лаек булды кире кайтырга

Фильм Ильшата Рахимбая удостоен специального приза Президента РТ

Казанда узучы XIII Халыкара мөселман киносы фестивалендә Сәләт ветераны Илшат Рәхимбайның «Представь» фильмы кино сәнгатендә гуманизм өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның махсус бүләгенә лаек булды. Сәләт медиа-үзәге составына керүче HAVA Projects медиа-компаниясен зур уңышы белән котлыйбыз! Афәрин!

Илшатның хис-кичерешләре турында аның үзе белән без дә әңгәмә кордык. Ул киләчәккә булган планнары  белән уртаклашты, ни сәбәпле кино сәнгатен сайлавы турында да  сөйләде.

Илшат, кино сәнгатенә ничек килдең?

- Элек мин туйлар төшерә идем. Хезмәтем кешеләргә дә ошый иде. Бервакыт аңлап алдым: мин бит зуррак үрләр телим! Иң мөһиме башлау икән. Үзеңне сынап караудан курыкмаска кирәк. Кино – ул үзенчәлекле сәнгать. Кино сугышны туктатырга да сәләтле. Кино терелтә ала. Шулай ук барысын да җимереп ташларга да мөмкин. Мондый көчле корал белән сак кулланырга кирәк. Аны яратырга кирәк. Кино аша үземне таптым, дөньяга башка күзлектән караш ташладым.

Бу бүләк синең өчен көтеп алынгандыр. Аның идеясе белән син шушы ук фестивальдә илһамлангансың дип ишеттек.

- Әйе. Руханилар,  дини башлыклар  Казанның, күпконфессияле шәһәрнең зур чаралары кунаклары. Җиденче Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә хәзрәт үзе генә килде – атакайдан башка диюем. Кара киемнәрдән иде ул, гәрчә мөселманнар ачык төсләрне өстен күрсәләр дә. Башында тиешле чалма, муенында тар ак яка – мондый кием миңа ерактан католиклыларныкын хәтерләтте. Шул көннән башлап бу образ уемнан чыкмады, күз алдымнан китмәде. Һәм шушы җитди фильмның сюжет нигезенә ятты.

Фильмның төп фикере нидә?

- Фильмның эчтәлеге дин кебек авыр темага нигезләнгән, тик безнең аны фәлсәфи-дини кино итеп төшерәсебез килмәде. Безнең төп бурыч – киноны караган һәр кеше үзенә төрле сораулар бирә алырлык  булсын: Кем без? Ник без монда? Кем безне монда җибәргән? Безнең барлыкның мәгънәсе нидә? Әгәр, чыннан да, Ходай бар икән, ул бездән ни тели?

Җиңүеңне көттеңме?

- Әйе бугай. Тик Президентның махсус бүләге булыр дип уйламаган идем.

Рөстәм Нургали улының ярдәме сине илһамландырдымы?

- Мин Татарстанда кинематография тамырын үрелдерәсем килә. Биредә үземнең базам булуын телим. Күңелемне, уй-фикерләремне киноиндустриягә юнәлтәчәкмен. Татарстан бу ел эчендә 10 фильм төшергән. Бу – безнең уртак уңыш. Фестивальнең үткәрелү дәрәҗәсенә килгәндә дә, кино сәнгате үсеш юлыннан атлый.

Фестивальдән гомуми хис-кичерешләрең нинди?

- Төрлесеннән бар. Беренче чиратта, көтелмәгәнлек бар. Чөнки мин беренче тапкыр шәхси эшем белән катнаштым. Фестиваль биргән мотивация аркасында аны тагын дә дәвам итәсем килә.

Татарстанда уңышлы кинорежиссер буласы авырмы?

- Бу юнәлештә үсәргә теләүчеләр өчен бүгенге көндә питчинглар, конкурс-фестивальләр бик күп. Республикабызда гына түгел, гомумән, илебездә. Анда эләгү, үзеңне күрсәтү, иҗатыңны тәкъдим итү – уңышка адым дигән сүз. Аңа каршы атларга курыкмагыз.

Ничек уйлыйсың, «Представь» фильмының башка фестивальләрдә дә катнаша алу мөмкинлеге бармы?

- Әйе. Тагын Торонтода (Канада) узачак кинофестивальдә дә катнашачакбыз.

Бу – яңа адым! Котлыйбыз! Уңышлар телибез!