«Сәләткә нур булган йолдызлар» VI ачык әдәби конкурсының финалы кире кайтырга

Финал VI Открытого литературного конкурса «Сәләткә нур булган йолдызлар»

13-нче апрель 14:00 Сәләт йортында (Островский ур.23) Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» VI ачык әдәби конкурсының финалы узачак.

Әлеге әдәби конкурс «Сәләт» оешмасы, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан, «Ялкын», «Идел», «Салават күпере» журналлары белән берлектә оештырыла. Быел ул алтынчы тапкыр үткәрелә. (Әлеге конкурс беренче тапкыр 2013-нче елда узган иде). 

Быел конкурска 262 гариза кабул ителде. Шулар арасыннан 155 кеше сайлап алу турын үтте. Хәзерге вакытта конкурс эшләре жюри тарафыннан тикшерелә.

Конкурсның төп бурычлары:
- әдәби иҗат өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, аларның үсешен тәэмин итү;
- сәләтле яшьләрдә татар әдәбияты белән кызыксыну уяту;
- яшьләрдә зәвык һәм әдәби культура тәрбияләү;
- яшь сәләтле авторларны бүгенге татар әдәбияты һәм татар халкының милли горурлыгы булган әсәрләр белән таныштыру;
- сәләтле яшьләрне «Сәләт» проектларына якынайту.

«Сәләт»кә нур булган йолдызлар» конкурсына 12 яшьтән алып 22 яшькәчә мәктәп укучылары һәм студентлары катнаша ала.

Быел конкурс 4 номинациядә үткәрелә : Шигърият, Чәчмә әсәр, Балалар әдәбияты, Үзеңнең әдәби блогыңны алып бару (соңгы номинация быел беренче тапкыр кертелде). Бүләкләү тантанасы әдәби кичә форматында үтәчәк. Җиңүчеләрнең эшләре җыентык булып тупланачак.
Казыйлар шурасына Татарстан Язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар керә. 

Мөхтәрәм жюри:

Проза:
1. Радик Сабиров  –   «Идел» журналының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты
2. Рифә Рахман –  шагыйрә, доцент, филология фәннәре кандидаты, «Идел» журналының проза һәм шигърият бүлеге мөхәррире
3. Гөлүсә Закирова –  «Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары

Поэзия:
1. Йолдыз Миңнуллина –  шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
2. Луиза Янсуар –  шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Татарстан» журналының әдәби редакторы

Балалар әдәбияты:
1. Адилә Борһанова –  «Салават күпере» журналы баш мөхәррире
2. Гөлназ Ярмиева – «Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары
3. Алсу Низамиева – «Салават күпере» журналы редактор
4. Олеся Дмитриева – «Салават күпере» журналы редактор

Блог алып бару:
1. Гөлшат Гыймадиева – Сәләт медиа-үзәге җитәкчесе
2. Сөмбел Гаффарова – Язучы, журналист
3. Ләйсән Солтанова – «Ихсан» уку-укыту үзәге җитәкчесе

Белешмә: Конкурсның Флүс Латыйфи исемен йөртүе очраклы түгел. Сәләт оешмасы үз эшен башлаганда үк, әдәбият белән кызыксынган яшьләрне, каләм тибрәтүче сәлкешләрне җыеп, алар белән эшләүдә үз инициативасын күрсәтә. Сәләтнең җәйге аланнарында проза һәм публицистика буенча мастер-класслар оештыра, татар халкының тарихы турында лекцияләр укый.