«Безнең фикер» клубының күчмә сессиясе кире кайтырга

Первая выездная смена дискуссионного клуба «Безнең фикер»
Дуслар, Сезне яңалыклар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. 

Декабрь – «Безнең фикер» татар телендәге дискуссион клубы өчен иң җаваплы һәм дулкынландыручы ай булып тарихка кереп калачак. Чөнки 8-нче декабрь көнне барлыгы 40 катнашучы белән «Пламя» балалар сәламәтләндерү лагерена кузгалачакбыз. Анда безне оста спикерлар белән күңелле күнекмәләр, танылган шәхесләрдән мастер-класслар һәм, әлбәттә, дебат уеннары каршы алачак. Барлык чаралар да бары тик татар телендә алып барылачак. Чөнки мәктәпнең төп максатларының берсе – татар телен үстерү һәм һәр өлкәдә аны яктырту. Димәк, «Безнең фикер» мәктәбендә барлык катнашучы өчен үзендә яңа сәләт ачу һәм бары тик яхшы яктан таныту, яңалыкка омтылу мөмкинлеге булачак. Бу проект ике дәүләт телендә дә халык алдында сыйфатлы чыгыш ясау культурасын формалаштыру өчен уникаль мәйданчык булып тора. 

Кызыксыну уяттыкмы? 

Алайса төп мәгълүматны исеңнән чыгарма: 

Үткәрелү вакыты: 08.12.17-10.12.17 

Гаризаларны кабул итү вакыты: 1.11.17- 26.11.17 

Гаризаларны https://portfolio-selet.ru сайтында калдыра аласыз. 

Проектка сылтама: https://vk.com/tatardebat

Әлеге күчмә сессиядә 14-19 яшьлек сәләтчеләр катнаша ала. Очрашканга кадәр!