«Мирах» лигасының беренче патриотик уены кире кайтырга

Первая патриотическая игра интеллектуальной лиги «Мирах»

Якшәмбе көнне Сәләт Йортында «Мирах» интеллектуаль лигасының «1418» темасына багышланган беренче патриотик уены үткәрелде. Әлеге уен Бөек Ватан сугышында җиңүгә 73 ел тулуга багышланган иде. 

Уенның максаты нинди? Программа нәрсәдән гыйбарәт иде? Барлык сорауларга безгә «Мирах» интеллектуаль клубының җитәкчесе Илүзә Хөснуллина җавап бирде. 

Уенның төп максаты нинди? 

- «Мирах» уеннарының төп максаты – интеллектуаль үсеш, эрудицияне үстерү. Бу уенда исә – хәрби вакыйгалар турында булган белемнәрне киңәйтү иде. Шәхсән үземнең максат – аудиторияне киңәйтү. Әлбәттә, биредә инде озак уйнаучылар күп, ләкин, минем бөтенләй яңа кешеләр, шәхесләр белән эшләп карыйсым килә. Үткән уенда яңа кешеләр байтак иде. Шунысы бик шатландырды. 

Уенда барлыгы күпме команда катнашты? 

- Гомумән, уенда 20 команда көч сынашты. Аларның яшь категориясе 15-20 гә кадәр иде. 

Уенның программасы нәрсәдән гыйбарәт? 

- Уен «квиз» (quiz) форматында үткәрелде. Ул – музыкаль, визуаль һәм классик өлешләрдән торды. Сораулар авторы Руслан Сабиров («Сәләт-Раушан» сәлкеше, Биләрдә узучы интеллектуаль уен оештыручысының берсе) иде. 

Җиңүче исеменә кем лаек булды? 

3 урын – «Отметшино» 
2 урын – «Химический легион» 
1 урын – «Корабль его величества Принц Уэльский». 

Барлык җиңүчеләр дә «Квиз плиз» күңел ачу ярышында катнашыр өчен махсус сертификатларга ия булдылар.

Фоторепортаж