Беренче СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН үтте! кире кайтырга

Прошел первый СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН!

Гариза тутырып, СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙНда катнашучылар саны 1000нән артты. Ә гомумән җыенны тамаша кылучылар саны 9000нән күбрәк булды.

Гадәти Сәләт Форумы кебек үк, СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН да иртәнге зарядка белән башланып китте. Аннан соң рәсми ачылу тантанасы булды. Барысы да тиешенчә – гимн һәм виртуаль әләм белән. Ачылу тантанасында катнашкан ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов: «Бүген тарихи мизгел. Сәләт космоска чыга, яңа дәрәҗәгә чыга. Бергәләп онлайн форум үткәрәбез. Биләрдә җыелу ул бер әйбер: сәхнәдән сәламлисең, көчле тавыш ишетелә. Ә онлайн форум – бөтенләй яңа тәҗрибә, икеләтә тәҗрибә. Үз исемемнән дә, министр Дамир Илдус улы исеменнән дә Сәләтне шушы зур тәҗрибә белән котлыйм!» дип сөйләде.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова: «Өйдә булсак та, бүген Сәләт мохите хөкем сөрә. Мин сезнең энергиягезне сизәм. Тиздән җәй, быел да традицион форматта очрашырбыз, танышырбыз, аралашырбыз дип ышанам. Барысы да шәп булыр, Сәләтчә булыр!» – дип сәламләү сүзләрен җиткерде һәм СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙНны ачык дип белдерде.

Ачылу тантанасында шулай ук «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир дә катнашты. «Рәхмәт бу бәйрәмне, бу җыенны ясаучыларга. Бүген көне буе бергә булырбыз. Мин үземне сезнең белән безгә Биләрдә йөргән кебек, хәтта Биләр өстеннән канатланып очкан кебек хис итәм. Сәлам, Изге Чишмә, сәлам, Хуҗалар тавы, дип сәламлисе килә. Сәләт 1997-нче елда беренче тапкыр Биләрдә җыелды. Ул вакытта 120 катнашучы иде. Бүген ул җыен масштаблы форум дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитте. Ә бүген менә Сәләт әләме бөтен дөнья челтәрендә җилферди! Уңышлы җыен телим!» дип сөйләде ул.

СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН Сәләт видеолары белән үрелеп барды. Шулай ук җыен дәвамында быел җәй булачак аланнарның башҗитәкләре белән туры эфирлар оештырылды.

«Беренче канал»дагы «Доброе утро» тапшыруының махсус корреспонденты, Worldskills Kazan блогеры Алинә Сакаева «Туры эфир турында туры эфир» дигән остаханә үткәрде. Ул федераль телевидениедә туры эфир алып барырга ничек әзерләнергә, үзеңне ничек тотарга икәнлеген аңлатты, журналистика буенча файдалы китаплар тәкъдим итте. «Бер үзең өйдә утырган килеш менә шулай сезнең белән аралашу – искиткеч! Минем изоляциядә утыруыма 30 көн инде. Яңа шартларга ияләшергә туры килә. Бөтен сюжетларны өйдә төшерәм, бик күп гаджет кулланам», – дип сөйләде ул.

СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН катнашучыларын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Илдус улы Фәттахов та сәламләде. «Сәләт үзгәрешләрне тоеп, бик тиз үзгәрә алды һәм мин моңа бик шат. Онлайн форум – бик шәп идея. Сәләт безнең илдә онлайн форматта шушындый масштаблы форум уздыручы беренче яшьләр оешмасы, дисәм дә ялгышмам. Бу Сәләтне тулысынча күрсәтә һәм Сәләтне башка оешмалардан аерып тора торган күрсәткеч. Сез кәттә, без сезне яратабыз», – дип сөйләде ул.

Төшке ашка «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова белән бергәләп өчпочмак пешердек. Ә кичке ашка – кыстыбый. Аны туры эфирда Сәләт активисты, испан теле буенча белгеч, татар халык ашлары рецептлары тупланган «Хәтирә» китабы авторы, чит илдә бушлай белем алу турында EDUabroad.pro проекты авторы Алинә Садриева әзерләде.

СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙНга төрле илләрдә яшәүче ватандашлар да кушылды. Алар изоляция вакытында нәрсә эшләүләре хакында сөйләде. Мәсәлән, Канадада яшәүче Сәләхетдиновлар гаиләсе бу чорны файдалы итеп үткәрергә тырыша икән.

«Бөтен дөньядагы кебек үк, без дә өйдә утырабыз. Урамга чыгарга ярый, катгый тыю юк. Шулай да кирәкмәгәндә урамга чыгып йөрмәскә тырышалар. Балалар пианинода, гитарада уйный, урамда баскетбол уйныйлар. Өстәл уеннарын бик яратабыз, бөтен гаилә белән уйныйбыз. Бергәләп веловипедта йөрибез. Онлайн җыен өчен рәхмәт! Үзебезне Биләрдә форумда кебек хис иттек!» – дип сөйләде гаилә башлыгы Марат Сәләхетдинов.

Австралиядән элемтәгә кергән Диләрә Вәлиева да бер айга якын үзизоляциядә утыруларын әйтте. «Урамга чыгарга ярый. Дөрес, вакыты чикләнгән һәм дистанция сакларга кирәк. Бу вакыт юкка гына бирелмәгәндер, туктап уйланыр өчен бирелгәндер дип уйлыйм. Файдалы итеп, гаилә белән уздырырга тырышабыз», – дип сөйләде ул.

Төркиядә яшәүче Илсур Нәфыйков Истанбул шәһәрендәге хәлләр турында сөйләде. «20-дән яшьрәкләргә һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләргә урамга чыгып йөрү тыела. 20-65 яшьлекләр атна уртасында кибеткә, аптекаларга чыга ала. Ә атна ахырында берәүгә дә чыгарга ярамый. Мин Истанбул университетында тарих укытам. Хәзер дәресләр онлайн платформада үтә», – дип сөйләде ул. Ул буш вакытын документаль һәм тарихи фильмнар карап үткәрә икән.

Быел Сәләтнең җәйге сменалары, форумнар булачакмы, дигән сораулар бик еш килә. Җәй турында әлеге һәм башка сорауларга җавапны «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова белән «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Игорь Смирнов бирде. «Бу елны да җылы, матур, Сәләтле җәй булыр дип ышанып калабыз. Барлык аланнарга да әзерлек план буенча бара. Алар турында тулы мәгълүматны selet.biz сайтында укырга мөмкин. Ә аланнарга бару өчен гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә. IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының да 6 сменасын уздырырга планлаштырып торабыз. Гомумән алганда, 55 көн форум булачак, аларда 15 меңнән күбрәк кеше катнашачак, 546 уку-укыту сессиясе уздырылачак. Әгәр үзгәрешләр булса, без үзебезнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә һичшиксез сезгә хәбәр итәчәкбез», – диде алар.

«Сәләт кичләре» шигъри баттлында төрле аланнарның әйдаманнары һәм сәлкешләре Габдулла Тукай, Илдар Юзиев, Шәүкәт Галиев, Мөдәррис Әгъләм шигырьләрен укыдылар. Параллель рәвештә онлайн шахмат турниры да барды. Анда 40-тан күбрәк сәлкеш катнашты.

«Бәләкәч» клубына йөрүче Әнисә белән Әлмир дә туры эфирга кушылып, СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН катнашучыларына үзләренең җырын бүләк итте. Режиссер Илшат Рәхимбай гаиләсе белән дә туры эфир оештырылды.

Ябылу тантанасында Әдип Әлмир СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙНны оештыруга көч куйган һәм анда катнашкан һәр кешегә рәхмәтен белдерде. «СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН тәмамлана, әмма берләшүебез дәвам итә», – диде ул.

Гимн башкарылып, виртуаль әләм төшерелгәннән соң, «Невероятная история буквы Д»дигән темага квиз узды. Интеллектуаль уенны «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены знатоклары капитаны, «Бәллүр ябалак» иясе, «Самый умный» интеллектуаль проектының иң көчле уенчысы Борис Белозеров һәм Анна Шәрәфиева алып бардылар. «Виртуаль рәвештә булса да Сәләткә кайтуыма мин бик шат», – дип билгеләп үтте Борис Белозеров.

Аннан соң «Сәләтле фатирник» булды. Анда Венадан махсус кунак – мульти-музыкант, җырчы, композитор, танылган битбоксер кызлар арасында дөньяда беренче бишлеккә керүче AIGUL да чыгыш ясады. «Үзизоляция башлангач, тормышымда бернәрсә үзгәрмәде диярлек. Элек тә өйдә эшли идем, хәзер дә шулай эшлим. Дөрес, концертлар җитми. Менә СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН үткәрү – бик шәп идея. Сезнең белән булуыма шатмын», – дип сөйләде ул.

Шулай ук «фатирник»та танылган җырчы, «Алтын барс» музыкаль премиясе иясе, Сәләт активисты Илназ Сафиуллин һәм Arts Biler Forum-ның музыка юнәлеше җитәкчесе, «The Cheeklaweek» музыкаль проекты авторы һәм җитәкчесе, Рәсәйкүләм һәм халыкара вокал конкурслары һәм фестивальләре лауреаты, «Yummy music» бәйсез музыкаль лейблы артисты Зәринә Вилданова да чыгыш ясады. СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН традицион «шәмчекләр» белән тәмамланды.