«Хөкүмәт». «Оппозиция». Син кем ягында? кире кайтырга

«Правительство». «Оппозиция». На чьей стороне ты?

15-нче март көнне 15:30да Сәләт Йортында татар телендә узучы «Безнең фикер» дебатлар лигасы уены узачак.

 Дебатлар кызык форматта уза: британ парламент дебатлары.

Һәрбер катнашучы уен кагыйдәләрен белергә тиеш. Нәкъ менә шуның өчен сезгә алар белән якыннан танышырга тәкъдим итәбез.

Уен кагыйдәләре

Уен Британ парламент дебатлары форматында үткәрелә. 

Британ форматтагы дебатлар ике уенчыдан торган дүрт команда арасында уздырыла. Уенга бер, яки берничә казый бәя бирәләр.

Командаларга җирәбә нәтиҗәләре буенча позицияләр билгеләнә: хөкүмәт яки оппозиция.

 

Аларның бурычлары:

Хөкүмәт — канун проекты кертеп, казыйларны аның кирәклегенә инандыра;
Оппозиция — тәкъдим ителгән канун проектының кирәк булмаганын яки, хәтта, аның зыянлы булуын дәлилли.

Әзерләнү 

— Командаларның һәрбер раундка әзерләнү вакыты бар (оештыручылар белән хәл ителә).
— Командалар уен урынына әлеге раундка планлаштырылган вакыт кысаларында биш минут эчендә килергә тиеш.
— Уенчыларга әзерләнү вакытында һәм раунд барышында өстәлдә басма, язмача, электрон материаллар тотырга, кулланырга рөхсәт ителә. Басма материал үз эченә китаплар, журналлар, газеталар һәм башка охшаш материалларны ала. Чыгыш вакытында басма материалларны куллану тыела!

Чыгыш өчен вакыт

— Һәрбер чыгышның озынлыгы 4 минут тәшкил итә.

— Беренче минут тәмамлангач, соңгы минут башында уенчыга махсус сигнал бирелә (алкыш, чүкеч белән сугу)


— Вакытның тәмамлануы рәттән баручы ике сигнал белән билгеләнә (ике алкыш, чүкеч белән сугу)

Аргументация 

- Аргументация үз эченә әлеге рольне дәлилләүче дәлилләр, фикер йөртү, мисаллар, фактлар һәм башка материалларны туплый.
- Аргументация үз эченә конструктив (зур, яңа, уңай) материал һәм кире кагуны ала.
- Барлык уенчылар да (соңгы икесеннән кала) конструктив аргументацияне күрсәтергә бурычлы.
- Аргументация эш буенча булырга тиеш. Дәлилләр бәхәс предметы һәм әлеге роль белән бәйле булырга тиеш.

- Дәлилләр нигезләнгән һәм логик яктан үсеш алган булырга тиеш.
- Дәлилләр команданың дәлилләренә, аның роленә каршы килмәскә тиеш.

Дуслар, кешеләрне үз ягыгызга ияргә өйрәнергә яки дебатерларны һәм казыйларны дәлилләрегез белән гаҗәпкә калдырырга телисезме? Алай булгач, Сәләт Йортында очрашканга кадәр!