Төп тренд – белем бирү кире кайтырга

Главным трендом остается образование

«Дүртенче сәнәгать революциясе өндәмәләре». Сәләт йортында  I Халыкара «Сәләт – Университет Талантов» биенналесы кысаларында, шушы темага экспертлар сессиясе үтте.

Чара барышында «дүртенче сәнәгать революциясе» төшенчәсенә аңлатма бирелде, аның төп трендлары, тенденцияләре һәм өндәмәләре турында фикер алышынды.

Сессиядән аңлашылганча, без техник революция алдында торабыз. Ул безнең тормыш рәвешебезне, яшәешебезне, эш һәм коммуникациябезне үзгәртергә сәләтле. Инде бүген ясалма интеллект белән һәрдаим очрашып торабыз бит: автоном машиналар, виртуаль ассистентлар, тәрҗемәче-программалар, киңәшчеләр, һб. Исәпләү егәрлеге, мәгълүматларның бик тиз артуы, күбәюе соңгы берничә елда безгә яңадан-яңа технологияләр уйлап табарга ярдәм итте, ясалма интеллект өлкәсендә күзгә күренерлек алга китәргә этәреш бирде.

Экспертлар дүртенче сәнәгать революциясен ничек күзаллаулары турында да уртаклаштылар: аның максат, бурычлары һәм төп миссиясе хакында  фикерләрен белдерделәр.

Мисалга, Фәридә Тансык кызы Нәҗметдинова – Казан дәүләт аграр университеты Икътисад институтының фәлсәфә һәм хокук кафедрасы җитәкчесе – «революция 4.0.» һәм «кеше 4.0.» тигез дип белдерде. Бу һәр кеше вакыт белән бергә атларга тиеш дигән сүз. Тик шунысын да онытмаска кирәк: революциянең төп адресаты – кеше. Яңа технологияләрнең барлык өстенлекләренә дә карамастан, эшче кешене алар барыбер тулысынча алмаштыра алмый. Ә кешеләр белән аралашуга корылган һөнәрләргә бөтенләй дә куркыныч янамый икән.

Нияз Гафиятуллин – Казан шәһәре Думасы депутаты, «Международная школа Казани» оешмасы директоры – революция барышында башкарырга кирәк булган бурычлар хакында сөйләде. Аның фикеренчә, бүгенге глобальлек һәм технологияләр үсеш алган чорда әйдәп баручы илләр белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Чөнки бу тәҗрибә уртаклашу да, өстәмә белем дә.

«Югары технологияләр өлкәсе технопаркы «IТ-парк» директоры Антон Грачев дүртенче сәнәгать революциясендә төп 3 тенденцияне атап узды: физик, цирфлы һәм биологик үзгәрешләр. Шулай ук Антон Олегович илдәге инфрастуктура дөрес булуның мөһимлеген дә искәртте. Бу яңа технологияләр уйлап табуга мөмкинлекләр тудырылырга тиеш дигән сүз.

«Казанский открытый университет талантов 2.0» оешмасының башкарма директоры Айдар Акмалов, «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп уздылар.

Сессиягә нәтиҗәләрне Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы Индус Таһиров ясады, төп тезисларны берләштерде. Аның сүзләре буенча, дүртенче сәнәгать революциясе өндәмәләре яшь буынга юлланган. Һәм аңа җавапны нәкъ менә яшьләр бирергә тиеш тә.

Сессиянең ахырында барлык экспертлар да уртак фикергә килде. Бүгенге көндә җәмгыятебез тагын да көчлерәк инновацияләргә сусаган, төрле өлкәләрдә эшләүче белгечләргә һөнәри үсеш кирәк һәм замана тәлап иткәнчә эш урыннары булдыру да зарур. Ә төп тренд буларак белем бирү кала, ул беркайчан да үзенең актуальлеген җуймаячак.

Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Эльвина Гирфанова