Сәләт Форумында катнашучылар аларның кайгыртучан кулларында! кире кайтырга

Участники Форума Сәләт в их заботливых руках!

19-нчы март көнне «Байтик» БСҮ «Әйдаманнар мәктәбе»нең икенче сменасы тәмамланды. Күчмә мәктәп Форумның 6 сменасына да әйдаманнар командасын туплау исәбеннән үткәрелде. Өч көн дәвамында биредә киләсе юнәлешләр буенча уку-укыту программасы башкарылды: Форум белән танышу, әйдаман портреты, балаларның сәләтен үстерү, команда туплау, педагогик ситуацияләрне чишү, шәмчекләрне үткәрү ысуллары. Әлеге күчмә смена турында безгә аның җитәкчеләре һәм катнашучылары сөйләде.

Альбина Кадирова, Сәләт профильле аланнарына әзерләү үзәгенең җитәкчесе:

- Булган барлык фикерләребезне тормышка ашырдык. Сәләттә беркайчанда булмаган катнашучыларга үзебезнең җылы мохитебезне күрсәтә алдык. Алар безнең оешмага гашыйк булып калганнарына ышанабыз. (Елмая)

Курс интенсив форматта узды. Башкача була да алмады. Көн күләмле белем-бирү программасы, аз күңел ачу чараларыннан торды. Ләкин, барлык дәресләрне дә кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырырга тырыштык. Һәрбер лекция төрле интерактивларга, кураторлар, командалар белән эшләү уеннарга бай иде. Безнеңчә, ниндидер мәгълүматны уен форматында үзләштерү күпкә җиңелрәк.

Лекцияләр көндезге 10.00 кичке 22.00 кадәр барды. Барлык катнашучыларга сабырлык өчен зур рәхмәт! (Елмая)


Планлаштырган нәтиҗәләргә ирешә алдык дип саныйм. Тик, шуңа да карамастан, эшләр юнәлеш әле бар. Киләсе елны узачак программа өстендә тагын да җитдиерәк эшләргә кирәк дигән фикергә килдек.

Әйдаманнар белән эшчәнлегебез даими, беркайчанда туктамый. Бу якшәмбе, форумда катнашыр өчен әңгәмәләр узачак. Барлык әңгәмәләр дә тәмамлангач, команда эчендә эшләү, барлык 6 форумга да әзерләнү башланачак.
  

Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» Яшьләр Үзәге директоры:

-          «Әйдаманнар мәктәбе»нең икенче сменасы беренчесеннән, минемчә, өметләр һәм әзерләнү белән аерылып торды. Беренчесендә катнашучыларның 95% Сәләткә барганы булса, икенче сменада катнашучыларның 50% бары тик сменада гына безнең оешма белән танышачагын аңлый идек.

Бу бик җитди һәм мөһим пункт. Чөнки, нәкъ менә әйдаманнар сәлкешләргә Сәләт дөньясын ачып бирәләр. Шуңа күрә әзерлек эшләре дә тиешле рәвештә алып барылды: бирегә Сәләтнең профиль сменалары белән якыннан таныш булган активистлар чакырылды.

Әзерләнү үз нәтиҗәсен көттермәде: ике смена да бер дулкында, диапазонда үтте. Дөрестән дә, охшаш булганнар бер-берсенә һәрвакыт тартыла. Әлеге әйтем безнең очрактта да бик урынлы дип саныйм. Биредә Сәләт принципларын, миссиясен уртаклашучы, һәрвакыт хәрәкәттә булучы кешеләр җыелган иде. Әлеге мәктәпне оештыручыларга, барлык катнашучыларга рәхмәтләремне әйтәсем килә. «Әйдаманнар мәктәбе» – эшчәнлегебезнең уртасында, һәрвакыт игътибар үзәгендә булучы проект. 

Динә Габдрахманова, куратор:

   -          Бу тапкыр күчмә мәктәпкә үзем өчен яңа рольдә – куратор буларак бардым. Ләкин, шуңа да карамастан, биредә эшләү өчен бик уңай мохит тудырылган иде.

Шәхсән минем өчен, иң авыры ул – әйдаманнар өчен педагогик ситуацияләрне чишеп күрсәтү, аңлату иде. Чөнки, мондый ситуацияләр байтак була, һәм аларның барысының да үз чыгу юллары бар.

Булачак әйдаманнарга балаларыгызны үзегезгз гашыйк итүегезне теләр идем. Алар өчен иң яхшылары булырга тырышыгыз!

Регина Заляева, «Әйдаманнар мәктәбе»нең беренче һәм икенче сменасы катнашучысы:

-          Һәр көнне безгә балалар белән эшләүгә багышланган күп яңа мәгълүмат бирделәр. Соңыннан, аларны тулысынча үзләштерер өчен, практик биремнәрне дә үтәдек. Икенче смена беренчесеннән бары тик Форумга әзерләнү акценты белән аерып торды.

Икенче смена бик тиз узып китте. Чөнки, биредә син һәрвакыт укыйсың, аралашасың, яңа мөмкинлекләр дөньясына чумасың!