«Бикафест» – яңа форматта! кире кайтырга

Программа фестиваля «Бикафест 2017»

17-18-нче ноябрь көннәрендә Сәләт Йортында Р.Бикмуллин исемендәге яшьләр җыр-шигырь «Бикафест» фестивале узачак. Быел ул яңа форматта үткәрелә, катнашучыларны күп кенә сюрпризлар көтә.

Республикакүләм Р.Бикмуллин исемендәге яшьләр җыр-шигырь «Бикафест» фестивале Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән «Сәләт» Клубы һәм «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан оештырыла.

Фестиваль 2001-нче елдан «Сәләт» берләшмәсенең якын дусты Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә башлаган иде. 

Фестиваль үз алдына түбәндәге бурычларны куя һәм тормышка ашыра:

- иҗатка сәләтле балаларны яшьтән барлау, сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачу өчен кирәкле шартлар булдыру, алар белән даими эшләү;

- балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык, музыкага мәхәббәт тәрбияләү;

- автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллинның истәлеген мәңгеләштерү.

Фестиваль ел саен 12-30 яшь аралыгында булган  250-ләп катнашучыны җыя. 

17-нче ноябрь көнне Сәләт Йортында 10:00 фестивальнең сайлап алу этабы узачак.

«Бикафест» фестивале түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- иң оста автор-башкаручы;

- иң оста коллектив-башкаручы;

- татар халык җырын иң оста башкаручы;

- татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы;

- үз әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция);

- башка автор әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция).

Бүген татар эстрадасы һәм шигъриятендә исемнәре яңгырый торган Асылъяр, Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Роберт Мортазин, Миләүшә Сафина, шагыйрьләр Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гибадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәләхов һ.б. иҗат юлларын «Бикафест»та башлаган шәхесләр.     

Быелгы фестивальнең мөхтәрәм  жюри әгъзалары:


Вокал блогы:

1. Римма Ибраһимова җырчы, ТРның халык артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, фестивальнең жюри рәисе; 
2. Риф Гатауллин композитор, ТРның композиторлар союзы әгъзасы; 
3. Ильназ Сафиуллин – татар эстрадасы җырчысы, Р.Бикмуллин фестивале җиңүчесе, Сәләтнең якын дусты; 
4. Ләйсән Арсентьева – Сәләт сандугачы, Р.Бикмуллин фестивале җиңүчесе, доцент, Сәләт проектларында актив катнашучы; 
5. Айгөл Табаева – ТРның атказанган артисты, Рәсәй һәм халыкара бәйгеләр лауреаты;
6. Эльмир Низамов – танылган композитор; 
7. Зөһрә Шәрифуллина – татар эстрадасы җырчысы, ТРның атказанган артисты. 

8. Алсу Таҗетдинова – «Яңа дәвер» музыкаль проекты оештыручысы;

9. Рамиль Таҗетдинов «Яңа дәвер» музыкаль проекты продюсеры.

Шигърият блогы:
1. Рәмис Әймәт шагыйрь, ТРның язучылар союзы рәисе урынбасары, фестивальнең жюри рәисе; 
2. Булат Ибраһимов шагыйрь, ТР язучылар союзы әгъзасы, «Звездный билет 2015» халыкара премия лауреаты; 
3. Рөстәм Гайзуллин – К.Тинчурин театры актеры; 
4. Фәнил Гыйләҗев шагыйрь, ТР язучылар союзы әгъзасы; 
5. Фәнис Җиһанша – ТР атказанган артисты, Г. Камал театры актеры; 
6. Ләйсән Фәйзуллина – Г.Камал театры актеры; 
7. Рабит Батулла – язучы, Сәләт берләшмәсе остазы; 
8. Йолдыз Миннуллина – шагыйрә, Сәләт проектларында актив катнашучы; 
9. Луиза Янсуар – шагыйрә ТР язучылар союзы әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге шигырь бәйгесе лауреаты.

Программа

18-нче ноябрь 17:00 Сәләт Йортында (Островский ур., 23) фестивальнең гала-концерты узачак. Катнашучыларга уңышлар теләп калабыз!