«Сәләт ВикиМәктәбе»н хәзер Испаниядә дә беләләр! кире кайтырга

Проект «ВикиШкола Сәләт» теперь знают и в Испании!

5-7-нче апрель көннәрендә Испаниянең Доностиа - Сан-Себастьян шәһәрендә Wikimedia+education 2019 Conference («Викимедиа+мәгариф 2019» конференциясе) узды.

 

Wikimedia+education Conference – мәгариф өлкәсен үстерүдә вики-проектларның бурычын билгеләр өчен, ирекле белемнәрне таратучы бөтендөнья волонтерлары җыелган мәйданчык.

 

Конференциядә 50 илдән 130 викимедиачы катнашты. Сәләт активисты, «Сәләт ВикиМәктәбе» проект җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов – Россиядән бердәнбер катнашучы иде. Испаниядән кайткач, ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

 

«Конференциянең беренче көнендә, ачылыш тантанасы белән башланып, Мәгарифне үстерү үзәгенең (Education Development Center) өлкән белгеч-технологы Мэри Бёрнс остаханәсе үткәрелде. Ул уку-укытуда кулланырлык яңа методиканы тәкъдим итте: deep learning. Икенче көндә исә программаның әһәмиятле өлеше төрле тел җәмгыятьләрендә мәгарифтә вики-проектларын куллану тәҗрибәсен эзләнүгә багышланды. Аеруча катнашучылар кызыксынуын балалар аудиториясенә юнәлгән википедия версияләре җәлеп итте. Шулай ук чаралар тәртибендә катнашучылар әзерләгән импровизацион вакыйгалар өчен дә урын бирелгән иде.

 

Мин үзем туган тел өйрәнүдә вики-проектлар контентын үстерү роле темасына багышланган панель дискуссиягә спикер буларак әзерләндем. Шул уңайдан «Сәләт ВикиМәктәбе» проектын халыкара аудиториягә беренче мәртәбә тәкъдим иттем. Шул ук көннең кичендә, чара алдыннан әзерләнгән постерны кулланып, мин проектны киң аудитория каршында якладым.

 

Бу сәяхәтем минем өчен бик мөһим: беренчедән, мин тәүге тапкыр халыкара вики-чарада катнаштым; ә икенчедән... шушы сәфәрем чит илгә беренче тапкыр баруым булды. Төрле ил вәкилләре белән танышуны мин киләчәктә «ВикиМәктәп» чараларында кулланырга исәплим. Һәм проект үсеше өчен конференциядә тупланган тәҗрибә бик мөһим», – дип сөйләде Тимерхан.