Әйдаманнар үз аланнарының презентацияләрен тәкъдим иттеләр ← кире кайтырга

Кичә, «Байтик» БСҮдә булачак әйдаманнар «Сәләт» Фонды башкарма директоры Тимур Сөләймановка һәм «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахмановага үз аланнарының презентацияләрен тәкъдим иттеләр.
Бу кичне сәхнәдә киләсе аланнарның чыгышларын күзәтеп булды:
• «Сәләт-Тел»
• «Сәләт-Осталар бистәсе»
• «Сәләт-Азнакай»
• «Сәләт-Байлар Сабасы»
• «Сәләт-Батыр»
• «Сәләт-Биләр»
• «Сәләт-Болгар»
• «Сәләт-Буа(Гайрәт)»
• «Сәләт-Бөгелмә»
• «Сәләт-Кандракүл»
• «Сәләт-Раушан»
• « Сәләт-Рухият»
• « Сәләт-Самара»
• « Сәләт-Яр Чаллы»
• « Сәләт-Санак»
• « Сәләт-Эшмәкәр»
• « Сәләт-Акбүре»
• « Сәләт-Шәхес»
• « Сәләт-Имәнкәй»
Биредә, һәрбер алан данын яклаучы вәкилләр, сменага әзерләнүнең берничә этабы белән уртаклашып киттеләр.
Иң беренче чиратта, һәрбер алан үзенең төп юнәлеше, максатлары турында сөйләде. Аңлаганыбызча, смена дәвамында барлык чаралар, дәресләр, әзме-күпме нәкъ менә әлеге юнәлешкә нигезләнәчәк. Мәсәлән, «Сәләт-Биләр»нең төп юнәлеше: экология, һөнәрчелек.
Икенче бүлек булып әйдаманнар PR-кампанияне карадылар. Биредә исә алар беръюлы берничә бурычны үтәп бара. Беренчедән, интернет челтәрендә (Инстаграм, Вконакте төркемнәре) аланны рекламалау эшчәнлеге башланып китә. Икенчедән, сәлкешләрне команда, ягъни директор, өлкән әйдаман, әйдаманнар белән таныштыру башлана. Таныштыру бүлекчәсен һәрбер алан төрледән-төрле форматта ясарга тәкъдим итте. Моның төп бурычы: балаларны җәлеп итү. Өченчедән, әлеге алан төркемнәрендә, битләрендә Сәләт оешмасы турында мәгълүмат бирү, шулай ук балаларны җәлеп итү өчен төрле кызыклы форматта булган уеннар үткәрү.
Киләсе блок – уку-укыту программасы. «Һәрбер районда бөек, танылган шәхесләр бар. Дәресләргә, остаханәләргә, минемчә, аларны чакырырга кирәк. Чөнки нәкъ менә алар әлеге җирлек тарихы турында җентекләп сөйли алачак. Бу минем сезгә тәкъдимем», – дип үз фикерен белдерде Тимур Сөләйманов.
Биредә, шулай ук һәрбер аланның үзенә генә хас программасы төзелә. Уку-укыту программасы ике төргә бүленә: дәресләр һәм остаханәләр.
Беренчесендә исә күпчелек мәктәптә укыла торган фәннәр булса, икенчесендә сәлкешне төрле яклап үстерүгә юнәлтелгән остаханәләр булуы көтелә. Шуны дә искә төшереп китергә кирәк, барлык дәресләр, остаханәләр дә сменаның төп юнәлешенә нигезләнә.
Балаларга шулай ук мөһим булган күңел-ачу программасы турында да җентекләп сөйләделәр. Һәрбер алан инде ниндидер дәрәҗәдә гореф-гадәткә кергән чараларны һәм бөтенләй өр-яңаларын да тәкъдим иттеләр.
Тагын бер блок – сменаның әзерләнү картасы. Биредә, әйдаманнар сменага тулаем әзерләнү этапларын тәкъдим иттеләр. Нәкъ менә бу өлештә балаларны туплау, план-сетканы булдыру, актив рәвештә PR-кампания белән шөгыльләнү, команда белән җыелышлар үткәрү, һәм мед.осмотр сораулары каралган.
Шуны әйтеп китергә кирәк, барлык сменаларның төп эшчәнлеге нәкъ менә февраль аенда башланып китәчәк. Күбесе белгәнчә, аланнарга баручыларның беренче исемлеге инде игълан ителде.
Син әле гаризаңны җибәрмәдең? Алайсы хәзер үк portfolio-selet.ru сайтына кереп гаризаңны тутырырга ашык! Җәеңне безнең белән Сәләттә үткәр!