«Сәләт»тә икенче көн кире кайтырга

Второй день в «Сәләт»

Бүгенге көнебез, гадәттәгечә, иртәнге зарядкадан башланды. Төркемең белән бергә күнегүләр ясау күңеллерәк тә.

Барыбыз да «Сәләт»тәге бишенче сменаның рәсми рәвештәге ачылышында катнаштык. Бүген безгә бик күп кунаклар килделәр. ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, «Россия балалар-яшүсмерләр үзәге» ФГБУ директоры Алисә Крюкова да әлеге тантанада катнаштылар. Без аларны бердәм булып каршыладык, бию бүләк итттек. Кадерле кунакларыбыз да буш килмәгәннәр. Алар бүләк иткән кечкенә генә булса да, истәлекле бүләкләр әле безгә сәләт турында озак искә төшереп торыр. Монда алган белемнәребез дә югалмас. Алар безгә берсеннән берсе файдалырак остаханәләр дә күрсәттеләр. «XXI гасыр лидерлары», «Кем ул лидер?», «Лидерлык нигезләре» кебек исемнәре үк кызыксындырып тора торган чараларда һәрберебез теләп катнашты.

Мин Мөбәракшин Айрат Илдус улы үткәргән «Волонтёрлык» дигән мастер-класс карадым. Үзем өчен күп мәгълүмат тупладым. Безгә ФИФА (Халыкара футбол федерациясе) турында сөйләделәр. Ничек волонтёр булырга кирәклеген дә белдек. Бу эшнең авырлыклары һәм уңай яклары турында да сөйләделәр. Һәркемнең дә волонтёр эшендә үзен сынап карыйсы килгәндер дип уйлыйм.

Кич без «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенына җыелдык. Һәрбер алан җиңәргә тырышты, үз командасы өчен җан атты. Нәтиҗәдә аланыбыз икенче урын алды.

Шулай итеп сменабызның икенче көне дә файдалы һәм күңелле узды.

Сәлкеш Әлфинур