«Ел өлкән әйдаманы» Алия Әхмәтова кире кайтырга

«Старшим вожатым года» стала Алия Ахметова

«Сәмрух» – мөмкинлекләр мохите. Биредә һәрбер кеше үзенә бирелгән мөмкинлек белән куллана ала. Әлеге мөһим адымны курыйкмыйча ясаганнарның берсе – «Ел өлкән әйдаманы» Алия Әхмәтова. Котлыйбыз!

Синең өчен Сәләт ул – …

- Минем өчен Сәләт ул – мөмкинлекләр мохите. Беренчедән, әлеге оешмада үз потенциалыңны ачырга, планнарыңны тормышка ашырырга мөмкин. Икенчедән, бу оешмада минем күп дусларым бар. Гомумән, мин Сәләтне икенче гаиләм дип тә әйтә алам.

Сәләттә нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Хәзерге вакытта «Сәләт Клубы» проектының олы кураторы вазыйфасын үтим. Шулай ук күп кенә Сәләт проектларында актив катнашам. Җәйге айларда мин – «Сәләт-Раушан», «Сәләт-Осталар Бистәсе» һәм «Сәләт-Монреаль» сменаларының әйдаманы, өлкән әйдаманы.

Безнең оешмадан тыш, нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Инглиз телен өйрәнәм, икътисад темаларына язмалар язам, күп кенә проектларда, форумнарда, фәнни конференцияләрдә катнашам. Балаларны инглиз теле буенча ТДИгә әзерлим. Буш вакытта спорт белән шөгыльләнергә яратам: бию, сноуборд, йөзү һ.б.

Синең Сәләттәге төп казанышың?

- 2017-нче елда «Биләр Форум»да «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмирдән бүләк итеп шәмәхә футболка алу.

Синең өчен «Сәмрух» ул – ...

- Минем өчен «Сәмрух» ул – барлык кешеләргә үзеңнең нәрсәгә мөмкин булганыңны күрсәтә алу. «Сәмрух» – барлык дусларыңны, сәлкешләреңне күрергә юнәлтелгән чара. Биредә тулысынча Сәләт мохитенә кереп китергә мөмкин. Ә иң кызыгы, әлеге премия яңадан матур күлмәк кию мөмкинлеген бүләк итә. (Елмая)

«Сәмрух» премиясендә җиңер өчен нинди 3 сыйфатка ия булырга кирәк?

- Барысы да бик гади: максатчанлык, ихласлылык һәм үҗәтлек.

Җиңүне көткән идеңме?

- Җиңүне бик көттем, ләкин, шул ук вакытта шикләнә дә идем. Көндәшләрем бик көчле иде! Минемчә, аларның һәрберсе дә җиңүгә лаек. Һәм аларның иң зур җиңүләре әле алда дип саныйм!

Син катнашкан номинациядә синнән тыш тагын кем җиңә алыр иде?

- Фәнил Хәсәнов. Ул барлык өлкән әйдаманнарга үрнәк!

Үзең турында сөйләп кит.

- Исемем Алия, миңа 21 яшь. Казан Федераль Университетының идарә, икътисад һәм финанслар институтының 4-нче курс студенты.

Киләсе елда «Сәмрух»та катнашучыларга нәрсә теләр идең?

- Курыкмагыз! Бары тик эшләгез! Һәрвакытта да нәрсәгәдер сылтап була... Ләкин, минемчә, үз алдыңа сине куркыта торган максат куеп, барлык тырышлыкларың белән аңа ирешү – чын җиңү! Барысы да килеп чыгачак!