«Безнең фикер» уенында милли тәңгәллек хакында сөйләштек ← кире кайтырга

Татар телендәге «Безнең фикер» парламент дебатларының өченче лигасы иң көчле дебатчыларны билгеләвен дәвам итә. Шушы көннәрдә Сәләт йортында чирекфинал уены узды.
Сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча, әлеге уенга Казан шәһәренең 155-нче гимназиясе һәм 129-нчы мәктәбе укучылары чакырылган иде. Уенның төп остазы һәм хакиме буларак Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир чыгыш ясады.
Бәхәсләшү өчен бик акуталь һәм кызыклы тема сайланган иде: «Бу пулат бүгенге заманда милли тәңгәллек кешегә ярдәм итә дип саный». Ике төркемгә бүленеп катнашучылар үз фикерләрен белдерде, ник бу позицияне сайлавын аңлатты.
Оппозиция ягы милли тәңгәллек бер ситуациягә дә йогынты ясарга тиеш түгел дип санады. Алар фикеренчә, авыр хәлдә калган кешегә ярдәм кирәк булганда, теге яки бу кеше эшкә урнашканда яки бүтән очракта төп игътибар шәхси сыйфатларга гына бирелергә тиеш. Хакимият әгъзалары исә, киресенчә, милли тәңгәллек бик мөһим дигән фикергә килде. Чөнки гореф-гадәтләребезнең, мәдәниятебезнең сакланып калуы милләттәшләребездән тора.
Уенның башыннан ахырына кадәр Әдип Әлмир безнең белән булды, киңәшләрен биреп, фикерен белдереп торды, ә ахырды нәтиҗәләр ясады. «Гомумән алганда да, бу бик бәхәсле һәм четерекле тема. Һәм бу хакта бик озак фикер алышып булыр иде. Әйтергә кирәк, эш һәм эшлекле мөнәсәбәтләргә милли тәңгәллекне катыштыру дөрес булмас. Ә менә гаиләдәге шәхси мөнәсәбәтләрдә милли колоритны саклап калу бик кирәк. Сәләт берләшмәсендә милләт буенча аеру юк. Без һәр милләт баласына да шатбыз. Тик татар телен белү яисә өйрәнергә омтылу зарур. Сәлкеш үзенең шәҗәрәсен белергә, үткәнен хөрмәтләргә, горурланырга тиеш», – дип искәртте Әдип Әлмир.
Барлык катнашучылар да әлеге очрашу белән бик канәгать калдылар, яңа җиңүләргә илһамландылар.
Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Алинә Сысоева