Каникуллар үтте, ә «Sanak-lab» тудырган хис-кичерешләр калды! кире кайтырга

Зимние каникулы прошли, а эмоции от «Sanak-lab» остались!

Кышкы каникуллар үтеп тә китте, ә Биләр җирлеге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә узган «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе сменасыннан алган хис-кичерешләр, күңелдә онытылмаслык тәэсирләрләр калдырды. Әлеге сменада IT юнәлеш белән бик якын таныш булган алтмышка якын актив, максатчан, продуктив яшьләр катнашты.

Күп кенә катнашучылар дүшәмбедән шимбәгә кадәр Сәләт йортында оештырылган дәресләргә йөреп, сайтлар, приложенияләр ярдәмендә чынбарлыкны төзү, С++ программалаштыру нигезләре, гамәли математика һәм системалы администрацияләүне өйрәнделәр. Балаларның күпчелеге үзләре өчен перспективалы тармак ачтылар, информатика фәне буенча БДИ әзерләнделәр.

Укыту программасы балаларга үтемле һәм мавыктыргыч тел белән аңлатылды. Көннең беренче яртысында укучы үзенең сайтын ясаса, төшке аштан соң ул SMM дәресләренә йөрергә, сайтта мәгълүматны дөрес тапшырырга, этәрергә өйрәнде.

Җитди белем бирү программасы мәдәни-күңел ачу һәм спорт чаралары белән үрелеп барды. Беренче тапкыр «Фәнсарния» уеннары оештырылды,

Биләр тауларыннан шуу, сәхнәдә чыгыш ясаулар булды. Әйдаманнар программаны бик кызыклы, үзенчәлекле, онытылмаслык итеп ясадылар! Балалар үзләре арасында төрле рекордлар куйып күңел ачтылар.

Оештыручылар да, катнашучылар да әлеге сменадан бик канәгать калдылар.

Ляйсан Сабитова, смена директоры:

- Әлеге смена бик җылы, күңелле узды. Әлеге каникуллар серле Санталардан бүләкләр алу, кочаклашулар, әкияти бал, Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән скайп-очрашу мизгелләре белән тәмамланды. Балаларның самими елмаюлары, җылы кочаклашулар, киткәндә яшьләр белән тулы күзләр – минем өчен бу иң яхшы яңа ел каникуллары. Барысын да яратырга өлгердем. Әйдаманнарга, балалардан торган шәп командага бик зур рәхмәтемне белдерәм. Сессия ахырында балалар лабораториядә укуны дәвам итергә теләк белдерделәр һәм без, алар белән Сәләт йортында үтүче «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясендә очрашырга килештек.

Лиана Хидиятова, катнашучы:

- Әлеге сессия – елның иң шәп башлангычы булды! Һәрвакыт монда килгән саен, мин яңа дөньяга эләгәм. Бу урыннан китәсе килми, күз яшьләре белән өйгә кайтып керәсең. 6 көн эчендә без бик якынайдык, зур бер гаилә булдык. Яңа танышулар, миллион хис-кичерешләр, шәп дәресләр, остаханәләр, күңелле чаралар, дискотека, бал өчен – бик зур рәхмәт. Әлеге исемлекне чиксез дәвам итеп була. 

Камиля Гыйләҗетдинова, катнашучы:

- Бик зур рәхмәт сиңа, Сәләт, шундый шәп «Sanak-lab» кышкы сессиясе өчен! Бу көннәр бик тиз уздылар. Мин аларны һәрчак истә тотачакмын. Директорым Ләйсән апа һәм әйдаманнарым – иң шәпләре. Монда мин үземә күп дуслар таптым. Ә чаралар...бал үзе генә ни тора! Әкияти һәм онытылмаслык 2018-нче елның башлануы өчен бик зур рәхмәт!

санак-лаб2.jpg

санак-лаб3.jpg

санак-лаб5.jpg

санак-лаб4.jpg

санак-лаб7.jpg