«Әнвәр Хәйри укулары» узды кире кайтырга

Прошла научная конференция «Чтения имени Анвара Хайри»

30-нчы ноябрь – 1-нче декабрьдә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә IV Республикакүләм «Әнвәр Хәйри укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды.

Сәләтнең әлеге традицион чарасына ел саен үз туган ягын һәм Биләр тарихын тирәнтен өйрәнүче яшьләр җыела. Быел Казан, Яшел Үзән, Алексеевск, Аксубай, Норлат, Болгар, Азнакай һәм башка районнардан катнашучылар бар иде.

 

Конференция ике көн дәвам итте. Беренче көнне чараның рәсми ачылышы узды. Пленар утырышны Сәләт остазы, тарихчы-археолог Фаяз абый Хуҗин башлап җибәрде. Шунысы куанычлы: конференциядә фәнни эш әзерләп килгән укучылар һәм аларның укытучылары гына түгел, Әнвәр Хәйринең туганнары, фикердәшләре, хезмәттәшләре һәм остазлары да катнашты.

Конференция фәнни эшләр белән танышудан гына тормады, катнашучылары өчен милли бизәкле кул эшләнмәләрен ясау буенча остаханәләр һәм тарихи-мәдәни тематикага интеллектуаль уен да оештырылды. Ә чараның икенче көнендә катнашучылар үзләренең фәнни-эзләнү эшләрен тәкъдим итте. Эшләр берничә номинация буенча кабул ителде:

1️. «Биләр каласы: тарих, бүген һәм киләчәк».

 2️. «Әнвәр Хәйри мирасы».

 3️. «Мин яратам сине, туган җирем» (мисал өчен, мәктәбең тарихы, авылың тарихы, яшәгән урамың тарихы һ.б.ш.).

4️. «Гаиләм тарихы» (мисал өчен, минем шәҗәрәм, гаиләм белән бәйле булган истәлекләр).

5. «Шәһре Бану – Шәрбән кыйссасы» - Әнвәр Хәйринең шул исемдәге китабы нигезендә язылган докладлар.