Тимур Сөләйманов: «Безнең бурыч — Сәләттә балаларның күпкырлы үсеше өчен шартлар тудыру» кире кайтырга

Тимур Сулейманов: «Наша задача обеспечить условия для разностороннего развития детей в Сәләт»

«Сәләт» форумында «Асыл гаилә» җыены булып узды

Кичә «Сәләт» форумына «Асылташ» Сәләт мәктәбе укучылары һәм «Бәләкәч» клубы балалары, аларның әти-әниләре, шулай ук берничә буында Сәләт белән бәйле булган гаиләләр килде. 154 катнашучы 44 гаилә форум мохитенә чумды һәм Биләр җирендә бергә вакыт үткәрде.

Очрашу «Асыл гаилә» проекты кысаларында уздырылды. Аның максатыСәләт гаиләләренең үзара хезмәттәшлеге өчен мәйданчык булдыру, «Асылташ» Сәләт мәктәбе һәм «Бәләкәч» клубы балаларын форум җирлеге белән таныштыру, шулай ук катнашучыларның күпкырлы үсеше өчен шартлар тудыру.

Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Рәссәй балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов мөрәҗәгать итте.

«Мин Сәләткә беренче тапкыр 1994 елда килдем. Ул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәрде. Ел саен Сәләт үсә, ә биредәге шартлар яхшыра гына бара. Сәләт балалар тарафыннан төзелә. Безнең бурычдөрес мохит булдыру, аларга күпкырлы үсеш өчен барлык кирәкле шартларны тудыру, чөнки нәкъ менә балалар киләчәктә безнең эшне дәвам итәчәк», — дип уртаклашты ул.

Шулай ук Тимур Сөләйманов Сәләт берләшмәсен үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.

«2006 елда, премьер-министр буларак, Рөстәм Нургалиевич Биләр Форумга килде. Аның беренче сүзләре: «Әгәр үзем бирегә килмәгән булсам, беркайчан да ышанмас идем. Бу балаларга үсәргә мөмкинлек бирүче үзгә мохит», — диде ул.

Тимур Сөләйманов сүзләренчә, беренче Сәләт аланы 1994 елда Арчада узган, анда нибары 65 бала катнашкан. Бүгенге көндә аланнар саны 30дан артты, ә ел саен Сәләт проектларында 20 меңнән артык кеше катнаша. Сәләт балаларга үз талантларын күрсәтергә ярдәм итүче фестивальләр, уку-укыту сменалары, интеллектуаль турнирлар, иҗади конкурслар һәм башка проектлар оештыра.

«Асыл гаилә» проекты кысаларында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен татар мәдәниятенә багышланган остаханәләр, спорт уеннары һәм иҗади чаралар узды.

Иҗади дәресләр вакытында катнашучылар бергәләп «Асылташ» Сәләт мәктәбе эмблемасын ясадылар. «Асыл ярыш» кысаларында балалар һәм аларның әти-әниләре милли татар уеннары буенча турнирда катнаштылар. Кич белән гаиләләр «CалаваТIK» татар балалар төркеме белән бергә «Корылтай» сәхнәсендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.