Тимур Сөләйманов: «Бирегә килеп, без тарихыбызны дәвам итәбез!» кире кайтырга

Тимур Сулейманов: «Приезжая сюда, мы продолжаем нашу историю!»
Кичә Биектау районының «Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгы» территориясендә «Сәләт – Шәхес», «Сәләт – Кама», «Сәләт – Ак Бүре» аланнары, танылган тарихчылар, галимнәр, шулай ук мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре җыелды. Бирегә килгән 350 сәлкеш һәм кунаклар Сәләт мохитенә чумды, «Иске Казан» тарихы белән танышты. «Иске Казан» җыенының максаты – гореф-гадәтләрне саклау һәм туган як тарихын өйрәнү, яшь буынның татар халкының туган теленә һәм мәдәниятенә игътибарын арттыру һәм туган җир табигатенә, тарихына һәм мәдәниятенә, дуслыкка, мәдәниятара һәм этникара аралашуга карата ихтирамын арттыру һәм мәхәббәт рухын тәрбияләү. Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов та катнашты. «2009 елдан башлап, без шушы тарихи урында «Иске Казан» җыенын үткәрәбез. Бу җирнең әһәмияте бик зур. Бирегә килеп, без тарихыбызны дәвам итәбез. «Иске Казан» җыены Сәләтнең төп максаты – татар телен үстерүдә бик зур роль уйный. Монда яшьләрнең тарихыбызга, мәдәниятебезгә, телебезгә карата кызыксынуы арта», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов. Шулай ук ачылыш тантанасында сәламләү сүзе белән Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе, тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы профессоры Раил Фәхретдинов чыгыш ясады. Ул «Иске Казан» җыенын чын бәйрәмгә тиңләде. «Сәлкешләрнең биредә туган ягыбызның тарихы белән таныша алуы, аңа карата кызыксынулары артуы бик сөендерә. Шушы җирдә булуыгыз белән сез бөтенегез дә - бик бәхетле балалар», - дип белдерде Раил Фәхретдинов. Шулай ук «Иске Казан» территориясендә алып барылган эзләнүләр, музей төзелү тарихы хакында сөйләп үтте. «Иске Казан» җыены кысаларында «Һөнәрләр ярминкәсе» оештырылды. Катнашучылар танылган тарихчылар, галимнәр белән очрашты, шулай ук төрле кызыклы остаханәләрдә булды: чүлмәкчелек осталыгына, күн, агач һәм төрле тукымалар белән эшләү серләренә төшенде, милли бизәкләр белән танышты. Көн дәвамында биредә традицион «Сабантуй» бәйрәме булып узды. Балалар милли бәйрәмдә бик теләп катнашты, аның тарихы белән танышты, төрле уеннарда көчләрен сынап карады. «Иске Казан» җыены «Аулак өй» дип аталган зур иҗади концерт белән төгәлләнде. Анда сәлкешләр чыгыш ясадылар, үз сәләтләрен күрсәттеләр. «Иске Казан» җыены «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы белән берлектә, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырылды.