Ел директорыннан киңәшләр кире кайтырга

Советы от «Директора года-2018»

«Сәмрух-2019» ел премиясенең чираттагы номинациясе – «Ел директоры».

Әлеге номинациядә бары тик 2019-нчы елда Сәләтнең җәйге профильле аланнарында өлкән әйдаман булганнар гына катнаша ала. Бәя бирү критерийлары белән конкурсның нигезләмәсендә танышырга мөмкин (сайтта СӘМРУХ бүлегендә).

Узган ел бу номинациядә Булат Гайнетдинов җиңү яулаган иде. Ул быелгы катнашучыларга үзенең киңәшләрен бирде:

– Беренчедән, үз-үзеңә ышанырга кирәк. Иң мөһиме – конкурста җиңү түгел, ә катнашу! Минем өчен үзем кебек үк иҗади кешеләр белән ярышу бик зур горурлык булды. Бу шулай ук үз-үзеңә ышаныч өсти, шулай ук тәҗрибә дә бирә.

Икенчедән, үзеңнең портфолиоңны һәм ел дәвамында ниләр эшләгәнеңне анализларга кирәк. Сиңа җиңү китерә ала торган аспектларны табарга һәм шуларга акцент ясарга.

Өченчедән, чыгышыңны беренче чиратта үзеңә ошый торган итеп әзерләргә. Бары тик шул очракта гына син үз чыгышыңнан тәм табачаксың, моны башкалар да сизми калмаячак!

Әгәр син үзеңне елның иң яхшы директоры дип санасаң һәм моны башкаларга да күрсәтергә теләсәң, «Сәмрух-2019» ел премиясендә катнашу өчен гариза юлла!

Гаризалар 25-нче ноябрьгә кадәр кабул ителә. selet.biz сайтында өстә «Сәмрух» дигән кызыл төймәгә яисә махсус баннерга бассаң, гаризаның расланган формасы ачылыр. Ә портфолионы 2-нче декабрьгә кадәр оештыру комитетына тапшырырга кирәк.

2-нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы». Бу этапта портфолиолар нигезендә сайлап алу каралган. Вакыты – 2019 ел, 3-нче декабрь – 6-нчы декабрь.

3-нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу». Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә. Бу этапның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу. Биремнәрнең формасын һәм эчтәлеген экспертлар билгели. Конкурска 5 көн кала, уздырылу урыны, вакыты һәм конкурсның эчтәлеге хакында хәбәр ителә. Вакыты – 2019 елның 11-нче декабреннән – 2020 елның 23-нче гыйнварына кадәр.

4 этап – «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру». Лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү 2020-нче елның февраль аенда узачак. «Ел директоры» номинациясендә җиңүчегә «Сәмрух» сыны һәм FundSelet платформасында тупланган акчалата бүләк тапшырылачак.