«Беренче булу – бик җаваплы эш» кире кайтырга

«Быть первыми – очень ответственно»
31-нче майдан 9-нчы июньгә кадәр барган «Сәләт-Олимп» аланы төгәлләнде. Сменаның ничек узуы хакында аланның өлкән әйдаманыЕкатерина Вавилова белән сөйләштек. 

– Сәләтнең җәйге аланнарына старт бирү кыен булдымы? Сменага ничек әзерләндегез, команда белән ничек эшләдегез? 

– 2019-нчы елның җәйге сезонын башлап җибәрүче смена булу, әлбәттә, зур җаваплылык сорый. Бу җәйге каникулның ничек узуы безнең ничек башлап җибәрүдән тора бит. Шуңа күрә без әзерлек эшләрен берничә ай алдан башладык. Команда белән бердәм булып эшләдек, һәркем үз өлешен кертте. 

– Сменада ничә бала иде? Кайлардан килделәр? 

– Бөтен Татарстаннан 80 бала җыелган иде. 

– Сез әле җәйге алан форматында күптән түгел генә эшли башладыгыз. Сезнең алан башкалардан нәрсә белән аерыла? 

– Иң төп аермасы – яшь категориясе. 
Педагогларның профессиональлеге, сменаны уздыру шартлары, кече яшьтәге балалар өчен махсуслаштырылган программа – болар барысы да безнең аланда яхшы мохит тудырырга булыша. Безнең аланның төп юнәлеше – олимпиадага әзерлек, шул юнәлештә дәресләр узды. Шулай ук без балаларны күпкырлы шәхесләр итеп тәрбияләргә тырышабыз – аның буенча да күп эш башкарылды. Күңел ачу программасы да кызыклы булды. Балаларга бигрәк тә «Фэн-гид» (анда химия һәм физикадан тәҗрибәләр куйдык), «Fresh-сәгать» (сәламәтләндерү чаралары), икътисади уен, кичке чаралар ошады. 

– Синеңчә, смена ничек узды? 

– Минемчә, ныклы бишле куеп була! Тагын да үсәргә урын бар, әлбәттә. Сәлкешләрнең теләкләрен дә тыңладык. Хәзер яңа уку елына әзерләнә башлыйбыз, безне анда яңа проект һәм күп кенә яңалыклар көтә. Күзәтеп барыгыз!

Әмир Сафин, 11яшь, Казан:

 - Миңа лагерьда барысы да ошады! Менә дигән укытучылар һәм бик кызыклы дәресләр. Монда яңа дуслар белән таныштым, бик күңелле булды! «Олимпта» иң яхшы әйдаманнар. Алар теләсә кайсы очракта ярдәм итте. Үз мөмкинлекләреңне бәяләр өчен IQ тест бик булышты. Мөмкинлек булса, Сәләтнең барлык сменаларына да барыр идем! «Сәләт-Олимп»ны яратам!