Үзеңдә иҗатчыны ачу – бик җиңел! кире кайтырга

Открыть в себе творца – легко!
Татарстанның Биектау районында урнашкан Иске Казан музей-тыюлыгында «Сәләт-Иске Казан» профильле сменасы үтә. Лагерь сәләтле балалар һәм яшьләрне табу, татар мәдәниятен, телен алга җибәрү программасы буенча эшли. 

Аланның төп үзенчәлеге – сәлкешләргә һөнәр сайларга ярдәм итү. Гамәли мастер-классларда укучылар эшче профессияләр белән танышалар, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карыйлар, махсус курсларда кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Мисал өчен, агачны лазер белән кисеп ясау, гарәп каллиграфиясе, тире мозаикасы, флористика, Hand made кебек остаханәләр уза. 

Уку-укыту программасында төрле дәрәҗәдәге үз эшенең осталары белем бирә. Бүген, ягъни 17-нче август көнне, мәсәлән, җырчы, Сәләт ветераны Илназ Сафиуллин биредә дәрес бирә. 

Смена барышында катнашучылар татар халкының килеп чыгышы, гореф-гадәтләре, традицияләре һәм мәдәнияте белән танышалар. 

Сменаның төп чарасы булып «Иске Казан җыены» фестивале тора. Әлеге җыен инде традициягә әверелде, ул һөнәри күргәзмәдән гыйбарәт. Биредә Татарстаннан, Рәсәй төбәкләреннән килгән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша. Шулай ук «Иске Казан» катнашучылары янына «Сәләт-Шәхес», «Сәләт-Имәнкәй» аланнары сәлкешләре дә килүе көтелә. Фестивальдә Сәләт ветераннары, дуслары, укытучылары һәм тарих белгечләре дә катнашачак. 

Катнашучылар үзләре актив рәвештә Җыенга әзерләнәләр. Һәр алан үз юнәлеше буенча остаханә үткәрергә җыена: «Сәләт-Шәхес» сәлкешләре сәхнәдә чыгыш ясау серләрен чишәчәк, «Сәләт-Имәнкәй» интеллектуаль уен уздырачак, «Иске Казан» катнашучылары «Алтын куллар» мастер-классын үткәрәчәк. 

Фестиваль кысаларында ел саен татар халкының милли бәйрәме Сабантуй уза. Ул быел да булачак. Теләүчеләр чүлмәк вату, капчык киеп сикерү, аркан тартышу кебек уеннарда үзен сынап карар. 

Йомгаклаучы чара булып зур концерт торачак. Биредә катнашучыларның җыр, биюләр, КВН мәзәкләре белән чыгышлары көтелә. Барыгызны да һөнәр, традиция һәм татар теле бәйрәменә чакырып калабыз: ул 19-нчы август көнне, 14:00-дә узачак. Катнашу өчен гаризалар биредә кабул ителә. 

Булат Вәлиуллин, «Сәләт-Иске Казан 2017» сменасы директоры: 

- Смена шәп уза. Балалар бик сәләтле. Күзләре ут янып тора, ә бу иң мөһиме. Без бу очкыннардан учак торгызырга тырышабыз.
Сменаның директоры булуымның сәбәбе ни дисезме? Чөнки татар мәдәнияте һәм һөнәри осталыгы – күңелемдә аерым урын алып тора. Балачактан ук халкым тарихы, аның һөнәрләре белән кызыксынып килдем. Бүген дә шушы өлкә белән янып яшим. 

Рүзәл Әхмәдиев, Сәләт-Иске Казан 2017» сменасының арт-директоры

- Сәләтне, сәлкешләрне бик яратам. Биредәге мохит илһамландыра, яшәргә көч бирә. Тормышымны Сәләттән башка күз алдына да китерә алмыйм!