Сәлкипүшләрнең рухи яктан үсүләрен күрү – безнең өчен зур бәхет! ← кире кайтырга
Сәләт гаиләсе буыннан-буынга дәвам итеп килә. Бу зур бәхет! Кечкенәдән, без, «Бәләкәч» балалар клубы кысаларында сәлкипүшләр үстерәбез. Елдан-ел балалар татар телендә башкарылган төрле чыгышлар белән безне куандырып киләләр. Афәрин!
Укытучыларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез: вокал – Ләйсән Арсентьева, рәсем – Гүзәл Гарипова, анимация – Ксения Лелеко, театр – Гүзәл Сибгатуллина. Шулай ук бу чараны оештырган проект җитәкчесе – Гүзәл Хасановага һәм клуб администраторы – Алсу Салаватовага бик зур рәхмәт. Сездән башка, шундый мөһим миссияне башкарып булмас иде.
Бергәләп без, сәлкипүшләргә, чын әкияти яңа ел бәйрәме оештырдык!
Балаларны Кыш бабай да котларга килгән иде. Гади генә дә түгел, ә чын профессионал – Г.Камал исемендәге ТДАТ актеры Ирек Кашапов. Аның зур капчыгында һәркемгә дә бүләк табылды. Балалар бик яхшы чыгышлар ясадылар: Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, татар халык һәм Сәләт җырлары белән әти-әниләрен сөендерделәр, шулай ук яңа гына өйрәнгән «Черки без» җырын башкардылар, татар халык биюләрен дә биеделәр. Ә нинди матур костюмнар иде безнең сәлкипүшләрдә!
Балаларның рухи яктан үсүләрен күрү – безнең өчен зур бәхет! Кадерле Сәләт ветераннары, сезне, балаларыгыз белән яңа 2018-нче елда «Бәләкәч»тә көтеп калабыз!