400 яшь эшмәкәр ИХОны СТАРТ-АП ПЛАТФОРМАда өйрәнә кире кайтырга

400 предпринимателей обучаются на ОИС СТАРТ-АП ПЛАТФОРМЕ

20-нче март көнне, Ислам хезмәттәшлеген оештыру илләренең яшь эшмәкәрләре өчен ИХОны онлайн СТАРТ-АП ПЛАТФОРМАда өйрәтү башланып китте. www.oicstartups.org платформасында теркәлү һәм сайлап алу турын узганнан соң, онлайн укытуларда дөньяның 33 иленнән (Рәсәй, Әзербәйҗан, Кыргызстан, Иран, Малайзия, Индонезия, Төркия, һ.б.) 18-35 яшь аралыгындагы 400 яшь эшмәкәр катнаша.

Платформа стартаперлар, остазлар һәм инвесторлар арасында коммуникация булдыру өчен уйлап табылды.  Моңа өстәп катнашучыларга төрле илләрнең (Рәсәй, Бөекбританя, Малайзия, Индонезия, Төркия, Пакистан) укытучыларыннан киңәшләр алу мөмкинлеге дә тудырылган.

Катнашучылар 6 атна дәвамында инглиз телендә белем алалар.

Ислам хезмәттәшлеген оештыру илләре һәм Рәсәй төбәкләреннән булган 50 иң яхшы проект авторлары ИХО илләрнең яшь эшмәкәрләре форумына чакырылачак. Әлеге чара Казанда, 15-20-нче май көннәрендә үтәчәк. Төп шарт – проект авторларының IT старт-ап проектларны чынга ашыру өчен инвестицияләрдә һәм бизнес-элемтәләрдә кызыксынган булуы.

Форумның программасы иң кызыклы проектларны билгеләүгә, Рәсәй һәм халыкара бизнес-берләшмә белән ике арада бизнес-элемтә булдыруга юнәлдерелгән.

Биредә сайлап алынган иң әйбәт проектлар Рәсәй һәм ИХО илләрнең IX Халыкара  икътисади «ОИС – KAZANSUMMIT» саммиты кысаларында инвесторларга тәкъдим ителәчәк. 

Форумны Ислам хезмәттәшлеген оештыручы Яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасы Хакимияте үткәрә. Чараның операторы – «Югары технологияләр өлкәсе технопаркы «IТ-парк», Oxademy бизнес-мәктәбе ярдәме белән Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды.

Форум турында тулырак: www.oicyouthforum.tatar.