ЗУР МЕХАНИЗМГА ӘВЕРЕЛДЕК! кире кайтырга

Превратились в большой механизм

27-нче июль көнне LEADERS BILER FORUM сәләтле яшьләр өчен рәсми рәвештә үз ишекләрен ачып җибәрде.

LEADERS BILER FORUM – лидерлык сыйфатларын, проект һәм команда эше күнекмәләрен үстерүгә багышланган форум.

Смена программасы кысаларында төрле һөнәри өлкәләрдә танылган лидерлар катнашында белем бирү сессияләре һәм остаханәләр планлаштырылган: фән һәм сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек һәм спорт, мәгариф һәм бизнес.

Бүген форумның рәсми ачылу тантанасы узды. Әлеге тантанада бик күп кунаклар катнашты. Алар арасында ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, «Россия балалар-яшүсмерләр үзәге» ФГБУ директоры Алисә Крюкова һәм башкалар бар иде.

Чара Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән танышудан башланды, катнашучылар бу оешма турында видео карадылар. Аннан ачылыш башланып китте. Беренче булып катнашучыларны ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сәламләде, кабат Биләр җирлегенә кайту белән котлады. «Сезнең энергия кояштан да яктырак. Без барыбыз да төрле, ләкин без бергә, бер дулкында! Сез – киләчәк буын, бергә булып, илебезне алга алып барасыз!» – дип сөйләде ул.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима да сүзен әйтмичә калмады: «Бер урында шуның кадәр баланың җыелуы нинди шатлык! Ике ел элек без Татарстанда беренче булып Россия мәктәп укучылары хәрәкәте эшен башлап җибәрдек. Һәм бүгенге көнгә кадәр без үсә генә барабыз. Бу, чыннан да, зур сөенеч!» – дип сөйләде ул.

Бу сүзләргә «Россия балалар-яшүсмерләр үзәге» ФГБУ директоры Алисә Крюкова да кушылды.

Чара Сәләт һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте әләмнәрен күтәрү белән тәмамланды.