Сәләт Клубының яңа командасы беренче нәтиҗәләрен ясый ← кире кайтырга
Сәләт Клубы көннән-көн һәрьяклап үсә һәм камилләшә бара. Анда кайнаган тормышны күзәтеп баручылар моның белән килешер. Тәмамланган уку елы күпсанлы чаралары белән истә калачак. Искә төшерәбез: клуб эшчәнлеге 3 төп юнәлештән гыйбарәт: «Дәрман» (интеллектуаль), «Дәрт» (иҗади активлыклар) һәм төбәк «Сәләт» клублары.
«Дәрман»
Сәләт Викимәктәбе кысаларында үткәрелгән онлайн һәм офлайн чараларда 200 кеше катнашты һәм вики-проектларга 3000-гә якын төзәтмә кертелде. Моннан тыш 2 викисәфәр, уку-укыту сессиясе һәм мәкаләләр язу марафоны оештырылды. Тиздән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган мәкаләләр язу марафоны нәтиҗәләрен игълан итәчәкбез.
«Мирах» интеллектуаль лигасы уеннарында 500-дән артык интеллектуаль сорау бирелде, 150 катнашучыны берләштергән 10 чара узды. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» һәм Quiz форматындагы уеннар оештырылды.
«Атлант» өстәл уеннары клубында 4 төрдә өстәл уены үткәрелде. Аларда барлыгы 200-дән күбрәк яшьләр катнашты. Әдип Әлмир кубогына V шахмат онлайн турниры да масштаблы төстә уздырылды. Иң яхшы уенчылар җиңүчеләр буларак билгеләнде.
«Безнең фикер» татарча дебатлар клубы уенында 150 укучы һәм студент катнашты, 100 тема уйнатылды, 15 дискуссия оештырылды. Гаҗәпләндерерлек саннар, шулай бит?
Төбәк «Сәләт» клублары
Төбәк «Сәләт» клубларының 2019-2020 елгы нәтиҗәләре:
· «Сәләт – Яшел Үзән» Клубы ел клубы буларак танылды.
· 4 яңа клуб үз эшчәнлеген башлап җибәрде.
· 2 гамәли уку-укыту семинары үткәрелде.
· «Сәләт» Россиянең 3 төбәгендә актив эшләвен дәвам итә.
· 12 кешелек кураторлар командасы бу ялкынлы тормышка ут өстәү өчен зур көч куйды.
«Дәрт»
Сәләт активы мәктәбе эше нәтиҗәсендә 15 проект төзелде һәм аларны чынга ашыру Сәләт клубы планына кертелгән.
Клуб ирешкән уңышларда гына тукталырга җыенмый. Киләсе уку елына планнар җәй дәвамында һәм көз башында Сәләт социаль профильләрендә игълан ителер.
Тематик сылтамалар:
Вконтакте челтәрендә Сәләт клубы паблигы: https://vk.com/selet_club
Социаль челтәрләрдә «Сәләт» битләре: https://vk.com/selet.official
https://www.instagram.com/selet.official/