Биләрдә «Сәләт» форумының өченче сменасы – SELET BILER FORUM башланды кире кайтырга

В Билярске открылась третья смена форума «Cәләт» - SELET BILER FORUM

4 июньдә X Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – SELET BILER FORUM-ның ачылу тантанасы узды. Биләр музей-тыюлыгына «Cәләт»нең җәйге профильле аланнарына сайлап алынган сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр җыелды. 5 көн дәвамында алар белем туплаячак, төрле спорт һәм мәдәни чараларда көч сынашачак, ярышларда катнашачак.

Оештыручылар сүзләренә караганда, SELET BILER FORUM – форумның иң төп сменасы. Элегрәк фестиваль форматында уздырылган чара зур масштаблы «Сәләт» Форумына әверелә.

«Балалар инде үз аланнарында атна-ун көн яшәделәр, ял иттеләр, үзара таныштылар һәм Биләргә сәләтләрен күрсәтергә килделәр. Әлеге форумны без традицион дип атыйбыз, чөнки аның тарихы моннан 25 ел элек башланган. Хис-кичерешләр, мохит ягыннан әлеге форум бөтенләй башка. Монда һаваны тотып карап була диләр, ул шундый кызу. Иң җылы, иң атмосфералы, иң көчле тавышлы форум бу!» – ди «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов.

Форумга «Сәләт – Раушан» (Лаеш районы «Йолдызлы» базасы), «Сәләт – Рухият» (Кама Тамагы районы, «Аргамак» ИПҮҮ), «Сәләт – Биләр каласы (Биләр, «Фәнсар» ФМҮ), «Сәләт – Батыр» (Крутушка бистәсе, «Байтик» БСА), «Сәләт – Азнакай» (Азнакай шәһәре, «Солнышко» БСҮ), «Сәләт – Тулпар» (Башкортстан Республикасы, Туймазы районы, «Бабай утары» комплексы), «Сәләт – Яр Чаллы» (Яр Чаллы шәһәре, «Бумажник» ССҮ), «Сәләт – Саба» (Саба районы, Икшермә авылы, «Икшермә кадет мәктәп-интернаты») аланнары катнаша.

Кичен сәхнә каршында сменаның рәсми ачылыш тантанасы һәм «Хорлар ярышы» үтте. Һәр алан үзенең иҗади номерын – хор белән башкарылган җырын тәкъдим итте. Концерттан соң YUMMY MUSIC BAND төркеме катнашында open-air узды.

Быел смена soft skills өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнүгә юнәлдерелә, ягъни уңышка ирешүдә мөһим булган, һөнәри үсешне нәтиҗәле итә торган социаль күнекмәләргә багышлана.

Смена барышында Биләр музей-тыюлыгын тагын да яхшырту механизмнары турында фикер алышу каралган. Шулай ук Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре, галим һәм сәнгать эшлеклеләре, бизнес-тренерлары катнашында остаханәләр узачак.

Уку-укыту программасы тренинглар форматында түбәндәге темалар буенча үтә: критик фикер йөртү, аңлылык (осознанность), стресска түземлелек, эмоциональ интеллект, яраклашу, үз-үзеңә ышаныч һ.б.

Шулай ук смена барышында «Тел һәм тарих», «Экология» һәм «Тотрыклы үсеш максатлары»на багышланган мәйданчыклар эшләячәк.