Биләрдә «Сәләт» форумының иң иҗади сменасының ачылыш тантанасы узды кире кайтырга

В Билярске состоялось открытие творческой смены форума «Сәләт»

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМның (Творчество/Arts) ачылыш тантанасы узды.

Ачылыш тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова чыгыш ясады.

«Мин сезне быел Биләр форумда сәламләвемә икеләтә шатмын. РФ Президенты указы буенча, бу ел Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. «Сәләт» форумын оештыручыларга монда чын татар мохитен тудырганнары өчен зур рәхмәтемне белдерәм», - дип билгеләп үтте Низамова.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество/Arts) сменасы форум кысаларында инде 5 ел рәттән уздырыла. Ул быел да узган елдагы шикелле бию, музыка, театр юнәлешләре буенча лабораторияләр форматында уза. Катнашучылар, иҗади төркемнәргә берләшеп, остазлар белән коллаборациядә яңа иҗади проектлар әзерләячәк һәм смена ябылышында аларны тәкъдим итәчәк.

Музыкаль юнәлешне җырчы, актриса, вокал буенча укытучы Зәринә Вильданова җитәкли, театр юнәлеше Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры һәм режиссеры Лилия Нурель җитәкчелегендә узачак. Бию юнәлеше җитәкчесе - хореограф, биюче һәм укытучы Венера Галимова.

Иҗади лабораторияләр кураторлары: Айрат Нуркаев, Никита Савельев һәм Марат Фәйзуллин (музыка), Марсель һәм Мария Нуриевлар, Евгений Юшков һәм Евгения Турушкина (бию), Булат Минкин, Руслан Абраров, Илнур Гарифуллин (театр).

 

Бу ел яңалыкларының берсе - коллектив җитәкчеләре өчен махсус «Остаз» уку-укыту программасы булдыру. Проект кысаларында баланы шәхес буларак тәрбияләү, дустанә мөнәсәбәтле коллектив булдыру, аны үстерү темаларына багышланган сессияләр һәм остаханәләр узачак.

 

«Мондый проект булдыру идеясе беренче сменадан соң ук барлыкка килде. Без балаларга интенсив программа әзерләдек, ә аларның җитәкчеләре өчен берни дә булмады. Аларга да яңа белемнәр туплау мөмкинлеге бирәсе, шулай ук җитәкчеләр үзара аралаша һәм тәҗрибәләре белән уртаклаша алырдай мәйданчыклар булдырасы килде», - дип сөйләде «Остаз» проекты җитәкчесе Диләрә Якубова.

Спикерлар арасында Татарстан һәм Россиянең алдынгы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: Андрей Руденко, Эльвина Бабаева, Алёна Вдовиченко, Луиза Скипина һәм Гөлназ Сәфәрова. Уку нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл узачак, анда катнашучылар тәэсирләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаша алачак.

 

Остаханәләрне һәм катнашучылар өчен иҗади очрашуларны Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, хореограф, «Алтын битлек» милли театр премиясе иясе Нурбәк Батулла, кинокомпозитор һәм саундпродюсер Никита Савельев, пианист һәм композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов, Татарстанның атказанган артисты Марина Ясельская, Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин, «El Deseo» студиясенә нигез салучы, аның җитәкчесе Гөлсинә Галимуллина һәм башкалар үткәрәчәк.

 

«Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе үз эшен дәвам итәчәк. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында алып барылачак.