Биләрдә «Сәләт» форумының медиа сменасы тәмамланды кире кайтырга

В Билярске завершилась медиа-смена форума Сәләт

Биләрдә «Сәләт» форумының дүртенче сменасы - Медиа Биләр Форум (Медиа /Media) төгәлләнде.

Форумга Самара, Пермь, Ырымбур өлкәләреннән, Марий Эл, Мордовия, Башкортостан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 950 бала килде.  Катнашучылар арасында - фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк Сәләт клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары.

Смена заманча медиаресурсларга багышланды. Уку-укыту программасы вакытында катнашучылар журналистика, фото һәм видео, подкастлар, блогинг һәм социаль челтәрләр буенча контент булдыру үзенчәлекләре турында белә алдылар.

Алар өчен дәресләрне, остаханәләрне Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре: медиакоуч, Санкт-Петербург спикерлары Ассоциациясе әгъзасы Ольга Гиверская, SMM, маркетинг өлкәсе белгече Алинә Гималтдинова, «Городские интонации» медиапроекты җитәкчесе Мансур Әхмәтшин, блогер Русина Семененко, креатив продюсер, ЮИМ спикеры Варвара Кузьмина, Мәскәү Политехник университеты укытучысы Екатерина Федоровская һәм башка бик күп белгечләр уздырды.

Остаханәләрдә һәм иҗади лабораторияләрдә һөнәр сайлау, медиа-тирәлектә эшләү һәм портфолио булдыру өчен мөһим күнекмәләрне өйрәнү темалары күтәрелде.

Һәр көн кызыклы дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барды. Традицион «ЭкоСәләт» фестивале, футбол, шахмат буенча чемпионатлар һәм джем-сессияләр узды.

Форум территориясендә Г. Камал исемендәге ТДАТның «Шәрык клубы» татар театры тарихының интерактив мультимедия комплексыннан фотозона һәм уку-укыту программасы белән интерактив мәйданчык оештырылды.

Иҗади лабораторияләрдә катнашучылар үз остазлары белән фотога төшерергә, видеоконтент һәм подкастлар яздырырга өйрәнделәр. Лабораторияләрне БИМ-радио алып баручысы Руслан Балдин, Skyeng YouTube-каналы режиссеры һәм продюсеры Екатерина Герм-Уварова һәм фотографлар: Инсаф Әхмәтшин, Анастасия Иванова һәм  Роберт Шакиров җитәкләде.

Шулай ук сменада Сәләт клублары җитәкчеләре өчен махсус «Остаз» уку-укыту проекты үз эшен дәвам итте. Спикерлар булып, «Адымнар» мәктәпләрендә «Сәләт сыйныфы» проекты җитәкчесе Айнур Җамалетдинов һәм Россия яшьләр берлегенең тренерлары ассоциациясе тренеры Полина Кузьмина чыгыш ясады.

«Бу сменада «Остаз», беренче чиратта, Сәләт клублары белән эшләде, чөнки алар һәрвакыт иң инициативалы балалардан торган һәр эшчәнлекнең үзәгенә әверелә. Без шушы балалар һәм аларның җитәкчеләре өчен остаханәләр һәм уку-укыту сессияләре үткәрдек. Аларда аралашу, команда төзү темаларына басым ясадык. Моннан тыш, форумда «Клублар ярминкәсе» оештырылды, анда сәлкешләр үз казанышлары турында бер-берсенә генә түгел, барлык форум катнашучыларына да сөйли алдылар», - дип уртаклашты «Остаз» программасы координаторы Айгөл Вәлиуллина.

Сәләттә экология темасы зур роль уйный. Форумда эко-бакча үз эшен дәвам итте һәм эко-юнәлеш буенча төрле активлыклар: табигатьне саклау һәм экологик шартларны яхшырту мәсьәләләренә багышланган остаханәләр һәм практик дәресләр үтте.

«Экология — Сәләттәге үтәли темаларның берсе, бу юнәлештә эш сигез ел дәвамында алып барыла. Бу вакыт эчендә күп нәрсә үзгәрде: эко-дәресләрнең беренче катнашучылары инде үзләре оештыручылар булды, кайберәүләр экология буенча югары белем алды һәм форумга спикер булып килде — балалар бу тема белән мавыгалар», — дип бүлеште эко-юнәлеш җитәкчесе Диана Газимова.

Форумда «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе шулай ук эшчәнлеген дәвам итте. Эфирларда «Сәләт» медиа-үзәге җитәкчесе Алсу Ганеева, эко-юнәлеш җитәкчесе Диана Газимова, «Шәрык клубы» хезмәткәре Гөлдания Зиннәт, импровизация актеры Илья Шалашов һәм Black Star релиз-менеджеры Настя Белых катнашты. Тапшыруларның язмаларын һәркем форумының рәсми ВКонтакте һәм YouTube аккаунтларында карый алачак.

Шулай ук смена дәвамында Сәләт радиостанциясе эшләде, ул форум катнашучыларына матур җырлар, кызыклы әңгәмәләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Радиостанциядә кунакта сменаның арт-директоры Резедә Абдуллина, «Сәләт» медиа-үзәге җитәкчесе Алсу Ганеева, «Кодрак хан» аланы директоры Дилияр Борһанов, форумның КПП җитәкчесе Илһам Галиуллин һәм «Жанлы Сәләт» алып баручысы Рәдиф Әхмәдиев булды.

Йомгаклау кичке чарасында «Mingazov» татар кавер-төркеме катнашында open-air узды.

Алда катнашучыларны «Сәләт» форумының бишенче сменасы — МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Информационные технологии / Information Technologies) көтә, ул мәгълүмати технологияләр кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавына ышанучыларны берләштерәчәк.

Аның кысаларында геймификация аша форумның төп юнәлешләрен: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес, digital-һөнәрләр ачучы профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары гамәлгә ашырылачак. Сменаның үткәрелү вакыты: 28 июль - 3 август.

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.