ТУРЫ ЭФИРДА – ИҖАТ! ARTS BILER FORUM СМЕНАСЫ БАШЛАНДЫ кире кайтырга

В ПРЯМОМ ЭФИРЕ – ТВОРЧЕСКАЯ СМЕНА ФОРУМА «СӘЛӘТ»

Биләр музей-тыюлыгында X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы старт алды. ARTS BILER FORUM рәсми рәвештә ачык!

Биләр җирлегенә килүгә балалар Сәләт дөньясы һәм форум программасы белән таныша алды. Кичен Татарстан районнары белән беррәттән күрше өлкәләрдән килгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар сәлкешләр сәхнә янында бергә җыелды.

Рәсми ачылыш тантанасы чараны оештыручылар командасы белән танышудан башланды. Сәхнә түренә музыка, театр, бию юнәлешләре җитәкчеләре чакырылды:

«The Cheeklaweek» музыкаль проекты авторы һәм җитәкчесе, Рәсәйкүләм һәм халыкара вокал конкурслары һәм фестивальләре лауреаты, «Yummy music» бәйсез музыкаль лейблы артисты – Зәринә Вилданова музыка юнәлеше өчен җавап бирә. Бию юнәлеше җитәкчесе – хореограф-куючы, биюче, югары категорияле педагог, «Площадь свободы» заманча хореография фестивале арт-директоры Венера Галимова. Казанның яшь тамашачы театры һәм «Живой город» заманча сәнгатьне үстерү Фонды проектлары актеры һәм режиссеры Лилия Нурель театр юнәлеше өчен җаваплы.  

«Безнең ARTS BILER FORUM-да ел саен катнаша торган лауреатларыбыз бар. Аларны күзәтеп барабыз. Балалар тагын да югарырак дәрәҗәдә чыгыш ясый. Аларга сыйфатлы материал бирергә тырышабыз, шуңа күрә елдан-ел көчлерәк спикерлар килә, – ди Зәринә Вилданова. – Узган ел белән чагыштырганда, быел форум 2 көнгә озаграк дәвам итә. Бу исә вакыт, спикерлар саны, мөмкинлекләр күбрәк дигән сүз!»

Музыка, бию һәм театр юнәлешләрендә 9 иҗади лаборатория булачак. Бу – форумның төп яңалыгы. Смена дәвамында балалар ТР һәм РФ экспертлары белән берлектә өр-яңа проект әзерләячәк. Сәләтле яшьләрнең һәм остазларның иҗат җимешен 30 июньдә Гала-концертта күрә алачакбыз.

ARTS BILER FORUM башлану белән «SeletLive» проектына да старт бирелде. Хәзер форум мохитенә өйдән чыкмыйча да кушылып була. Трансляцияләр форумның рәсми аккаунтларында: Инстаграм, ВКонтакте һәм YouTube видеохостингында алып барыла.

«SeletLive» – ул кыр шартларында эшли торган бердәнбер студия, уникаль проект. Монда зур команда эшли: видеооператорлар, алып баручылар, администраторлар, креатив өчен җавап бирүче кешеләр. Быел чыгарылышлар беренче тапкыр ARTS BILER FORUM-га туры килде. Кызыклы материал әзерләү өчен потенциал бик күп, чөнки, кая карама, бөтен җирдә иҗат кешесе! Һәм безнең төп бурыч – аларның бар сәләтен «SeletLive» аша дөньяга күрсәтү – ди «SeletLive» проекты администраторы, Сәләт Клубының XII президенты Тимерхан Шәйхетдинов.