Сәләт активы мәктәбендә 11 яңа проект тәкъдим ителде кире кайтырга

В Школе актива Сэлэт было представлено 11 новых проектов

8-11-нче октябрьдә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә Сәләт активы мәктәбе узды.

Анда 34 студент һәм мәктәп укучысы катнашты. Катнашучыларның 80 проценты – студентлар, 20 проценты – мәктәп укучылары. Мәктәп укучылары «АкБүре» һәм башка аланнардан үзләре төзегән проектлар нигезендә сайлап алынды. Студентлар төрле шәһәрләрдән килгән иде: Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Яшел Үзән.

Катнашучыларга менә кемнәр белем бирде:

- ПРОФИ.РУ аттестацияләнгән укытучысы, Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының интеллектуаль турниры җитәкчесе, Сәләт мәктәбе укытучысы Анна Шарафеева;

- М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе җитәкчесе, КФУның МТИС югары мәктәбе өлкән укытучысы Элина Насибуллина;

- «Россия-Ислам илләре хезмәттәшлеге» халыкара проект офисы җитәкчесе, Сәләт активисты Таһир Насибуллин;

- Татарстан Республикасы Студентлар лигасы проектлар офисы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Адель Нәҗипов;

- Формаль булмаган белем бирү тренеры, грантрайтер, уку-укыту продуктлары дизайнеры, журналист, Сәләт активисты Гөлшат Габдрахманова;

- Сәләт берләшмәсенең иҗади проектлары координаторы, «Сәләт» яшьләр үзәге методисты Айгөл Вәлиуллина.

Барлыгы 11 проект тәкъдим ителде. Мәсәлән, берсе – «Сәләт Челтәр» дип аталган медиа мәктәбе. Бу – Сәләт кысаларында SMM, фото, видео, медиа-продакшн өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча мәктәп. Нәтиҗәсе буларак, шунда укып чыккан кешеләргә төрле Сәләт проектларында, аланнарында практик яктан тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирү күздә тотыла. Тагын бер проект – Сәләтнең туристик клубы. Асылы – табигатькә чыгып, билгеле бер мәдәни программа нигезендә вакыт уздыру, ял итү. Аеруча тарихи һәйкәлләребез буенча туристик сәфәрләр оештыру ниятләнә.

– Хәзер һәр проектның вәкиле белән Сәләт Йортында очрашулар башланачак, планнар төзиячәкбез. Әдип Әлмир үзенең хуплавын белдерде. Сәләт активы мәктәбендә тәкъдим ителгән проектлар идея генә булып калмаячак. Аларны тормышка ашыру юнәлешендә эш алып барылачак. Ә иң шәп дип табылган проект февраль аенда «Ел проекты» премиясе белән бүләкләнәчәк, – дип сөйләде Сәләт Клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов.