Васыйл Гарифуллин: «Сәләт берләшмәсе яшьләре бар эшне дә булдыра!» кире кайтырга

Васил Гарифуллин: «Активистам Сәләт все под силу!»

Сәләт медиа-мәктәбе укучылары «Безнең фикер» татар телендәге дебатлар лигасында катнаштылар. КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире, галим Васыйл Заһит улы Гарифуллин белән берлектә Сәләт активистлары фикерләрен төгәл һәм камил итеп җиткерергә өйрәнделәр, бүгенге җәмгыятьтәге журналистикага кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар, кунагыбызга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Һәм, әлбәттә, укучылар журналистика факультетында уку турында да сораштырдылар.

«Сәләт медиа-мәктәбе бик кызыклы уза икән. Аның укучылары, гомумән, Сәләт активистлары белән аралашып Сәләт берләшмәсе яшьләре бар эшне дә булдырганына тагын бер кат инандым. Бүгенге дәрестә без дебатлар гына уйнап калмадык, рәхәтләнеп басма һәм электрон журналистика турында сөйләштек. Яшь буынның фикерен тыңлыйсы үземә дә кызык булды. Чакырганыгыз өчен рәхмәт!» дип белдерде Васыйл Заһитович.

Медиа-мәктәпнең программасы Татарстан Республикасы сәләтле яшьләрен медиа-мохит белән таныштыруга, аларда журналистикага карата мәхәббәт тәрбияләү, иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән.

Сәләт медиа-үзәге һәм HAVA Projects медиа-компаниясе  хезмәткәрләре белән берлектә укучылар, чын мәгънәсендә, журналистика дөньясында йөзәләр: язучылык сәләтләрен үстерәләр, фото-, видеосәнгать, продюсерлык осталыгы белән кызыксыналар. Инде күбесенең портфолиосын безнең сайтта эленгән, шәһәр һәм республикабыз массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар бизи. Курсның иң кызу чагы җитеп килә. 27-30-нчы апрель аралыгында «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә беренче «Сәләт Media мәктәбе» смена-бәйгесе узачак. Аның нәтиҗәләре буенча VI  Халыкара яшьләр уку-укыту форумы медиа-үзәгенең командасы оешачак.