Васил Шайхразиев: «Укыгыз, өйрәнегез, булдырыгыз!» кире кайтырга

Василь Шайхразиев: «Учитесь, созидайте, завтра Татарстан будет принадлежать вам!»

27-нче июль көнне VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев катнашты.

Беренче эш итеп вице-премьер елдан-ел үсүче «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә кунак булды. Шушы үзәктә ял итүче «Сәләт-Санак» компьютер сменасы катнашучылары  мөхтәрәм кунакны Сәләт сөрәннәре белән каршы алды. Алар белән танышып, аралашканнан соң Васил Габтелгаязович быел гына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан ачылган «Әдип йорты»на юнәлде. Биредә ул ИТ-технологияләр буенча берничә дәресне тыңлады,  уку-укыту программасының нәтиҗәлелеге белән танышты, Сәләт активситлары белән аралашты. Очрашуда яшь буында интеллектуаль һәм рухи потенциал тәрбияләү хакында сөйләштеләр. Моның өчен беренче чиратта сәләтле балаларны сайлап алу, бергә җыю һәм туплау кирәк икән.

Җәйге проектлар кураторы Альбина Кадирова кунагыбызга Сәләт хәрәкәте катнашучыларының республикакүләм, бөтенрәсәй фән олимпиадалары җиңүчеләре, төрле бәйге лауреатлары булуы хакында белдерде. Берләшмәнең проектларында катнашу өчен гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә, аннары биредә балаларның казанышлары белән портфолио булдырыла. Сәләтле балалар белән эшләү өчен «Әйдаманнар мәктәбе»н үткән сәләтле студентлар җыела.

«Бәләкәч» балалар клубы кураторы Алсу Салаватова Сәләт берләшмәсенең иң кечкенә катнашучылары белән таныштырды. Казандагы Сәләт йортында, атнасына 2 тапкыр Сәләт гаиләләре балалары өчен дәресләр бирелә. Ә Форумда сәлкипушлар тәрбиячеләр, төрле укытучылар белән остаханәләргә йөри.

Васил Габделгаязович эшчәнлек буенча үзенең киңәшләрен бирде. Шуннан соң Форумның төп эш мәйданчыгы – палаткалы шәһәрчеккә юнәлде. Сәләт ветераны Илназ Сафиуллин башкаруындагы «Без бәхетле» җырына сәлкешләр зур бию флешмобы әзерләп куйганнар иде. Кунагыбыз шушы күренеш белән дә соклана алды.

«Хәерле көн, дуслар! Бер сәгать дәвамында Форумны күзәтеп йөрим, сөенеп бетә алмыйм. Сәләт дөньясын өйрәнәм, активистларыгыз белән танышам. Форум үз алдына бик зур максат һәм бурычлар куйган. Яшьләр белән бергә тарихыбызны өйрәнәбез, киләчәк турында уйланабыз. Киләчәк безне күбрәк кызыксындыра, тик үткәнне белмичә аны төзеп булмасын аңларга кирәк. Бүгенге көндә республикабызда яшьләрнең сәламәтлеген һәм ялын кайгыртучы шактый оешма эшләп килә. Күбесенең аерым бер профиле дә бар. Безнең ата-бабаларыбыз – татарлар. Без моның белән горурланырга, шуның нигезендә телебезне үстерергә тиешбез! Бүгенге кебек юнәлешләр бик күп булган заманда уңышлы киләчәк өчен ни кирәген төгәл аңлау кирәк. Бу – җитәкчелек эше. Хакимиятебез һәм шәхсән үз исемемнән кайнар сәламлим сезне! Укыгыз, өйрәнегез, булдырыгыз! Иртәгә Татарстан сезнең кулларда булачак», - дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Смена дәвамында Форум территориясендә «Сәләт-ФМ» радиосы яңгырый. Ул быел «Татар радиосы» ярдәме белән тормышка ашырыла. Аның алып баручысы Рамил Шәрәфиев кунагыбыздан интервью алды.

РАДИО ӘҢГӘМӘ

-         Васил Габделгаязович, ничек Сезгә Форум?

-         Республикабызда яшьләр өчен ял итү, белем алу, махсуслашу өчен оешмалар шактый. Җаның теләгән юнәлешне дә сайлап алып була. Җәйге лагерьләр һәр муниципаль районда да бар диярлек. Палаткалысы да, традицион лагерьләр дә байтак. Форумнар да юк түгел. Ә Сәләт Форумы – иң масштаблы һәм әһәмиятлеләрнең берсе. Урыны да безнең өчен изге җирләрдән санала. Ул Казанда да үтә алыр иде. Тик Биләр җиренә кайтып балалар тарихыбызны өйрәнә, ата-бабаларыбыз сукмагыннан йөриләр. Һәм, әлбәттә, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә тугры калалар. Әле кыр шартлары катнашучыларда ихтияр көче дә тәрбияләргә ярдәм итә. Палаткада яшәп син табигать белән берләшәсең. Форумның иң мөһим өлеше – аның программасы. Биредә балалар танылган шәхесләр белән очраша, тәҗрибә уртаклаша.

-         Форумның беренче сменасы артта калды. Инде икенче смена тәмамланырга да күп калмады. Бәлки, 3 смена да кирәктер дип санамыйсызмы?

-         Беренчедән, чараны үткәрү өчен елдан-ел бюджетны арттырып торабыз. Икенчедән, форум үсә, камилләшә. Әгәр дә 2 сменадан соң сыйфатлы һәм кирәкле продукт килеп чыга икән, нишләп әле 3-нче сменаны да булдырмаска?

-         2-нче смена катнашучыларының 70% беренче тапкыр Сәләткә килеп, Биләр җиренә аяк басты. Аларга теләкләрегез?

-         Форумны күргән балалар – бәхетлеләр. Форумның һәр мизгеленнән тәм табыгыз!

ГОМУМИ ОЧРАШУ

Радио әңгәмәдән соң кунагыбыз Форумның катнашучылары һәм оештыру комитеты белән турыдын-туры да аралашты. Очрашуда Форумны камилләштерү соравы күтәрелде, катнашучылар теләкләрен, киңәшләрен белдерделәр.

«Форум шәхес үстерергә ярдәм итә. Синең янда үсәргә әзер булучы кешеләр тору – үзеңне дә үсешкә этәрә. Биредә танышып, дуслашып, өйләрегезгә таралышкач та социаль челтәрләр аша аралашып торырга онытмагыз. Сез – безнең киләчәгебез. Иртәгесе көн – сезнең өчен. Республикабыз җитәкчелеге сезне уңышлы һәм чемпионнар буларак күрергә тели. Сез – афәрин!» - дип белдерде Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

Афәрин!