Сәләт ветераны Алсу Хәбибуллина татарча тәрбия дәресләре бирә кире кайтырга

Ветеран Сәләт Алсу Хабибуллина преподает уроки воспитания на татарском языке

Сәләт ветераны Алсу Хәбибуллина «Мэри Поппинс» балалар үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Бергәләп үсәбез!» татарча тәрбия дәресләрен ачып җибәргән. «Татарның иң сәләтле балалары белән эшләүче Сәләт берләшмәсе, татарча бишектән үстерүче «Сабыйлар» үзәге һәм 30 еллык педагогик тәҗрибәсе булган, ярты гомерен мәктәпкә багышлаган әнием белән әтием дә үз фатихаларын бирделәр», – Алсу апа үзе. Дәресләрдә балалар ни белән шөгыльләнә? Бирегә ничә яшьлек сабыйлар йөри ала? Бу хакта да Алсу Хәбибуллина безгә тәфсилләп сөйләде.

Алсу, Сез Сәләттә күптәннәнме?

- Сәләткә мин «Ялкын» журналындагы язмалар аша гашыйк булдым. Сәлкеш булу иң зур хыялым иде. Ул вакытта Сәләткә олимпиада җиңүчеләрен генә алалар иде әле. Шуңа да 9-нчы классны бик зарыгып көткәнем хәтердә. Чөнки олимпиадалар 9-нчы класста гына башлана бит. (Көлә) Хыялым бар яктан да тормышка ашты. Инде менә 10 елдан артык минем тормышым Сәләт белән бәйле. Башта сәлкеш буларак ял иттем, аннары әйдаман, методист булып эшләдем. Соңрак педагог буларак та хезмәттәшлек иттем әле. Кайда гына булсам да, Сәләт мәктәбе үтүем миңа ярдәм итеп килә. Иң мөһиме, иң якын дусларымны һәм яраткан тормыш иптәшемне дә Сәләттә таптым! Мең рәхмәт!

Татарча тәрбия дәресләрен башлап җибәрергә Сезне ни этәрде?

- Олы улым Азамат кечерәк чакта аның өчен татарча тәрбия дәресләре эзләгән идек. «Сабыйлар» үзәгенә йөрергә ерак булгач, өй янындагы рус үзәгенә йөри башладык. Улымның анда русча сөйләшә һәм фикерли башлавы мине уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итте. Нәтиҗәдә, озак әзерләнүдән соң мин 1-3 яшьлек балалар өчен татарча тәрбия дәресләре программасы төзедем. Шулай «Мэри Поппинс» балалар үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Бергәләп үсәбез!» татарча тәрбия дәресләрен башладык. Үз мисалымда әйтә алам: балада кечкенәдән милләтенә, диненә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү бик мөһим . Туган телен, туган илен хөрмәт иткән бала үзен һәм башкаларны да хөрмәт итәргә өйрәнә. Шуңа күрә мин сабыйларның татар мохитендә, татарча аралашып, җырлап, биеп үсүен телим. Төп этәргеч шул булды.

Дәресләрдә балалар ни белән шөгыльләнә?

- Дәресләр «әниләр һәм бәбиләр» форматында уза. Әлегә атнасына бер тапкыр гына җыелабыз, бер дәрес 1 сәгать бара. 1-3 яшькәчә балаларны ике яшь категориясенә бүлеп укытам. Дәресләрдә балаларны башкалар янында уйнарга, аралашырга, күмәкләшеп эш итәргә өйрәтәбез. Бу эре һәм вак моторика өчен күнегүләр, логик биремнәр, тематик дидактик уеннар аша башкарыла. Татар теленә татарча бармак уеннары, кыска шигырьләр, җырлар, бию күнекмәләре өйрәнү аша кызыксыну һәм мәхәббәт уятабыз. Безнең дәресләр нәтиҗәсендә әни белән бала арасын тагын да якыная, өйдә дә бала белән үзлектән шөгыльләнү өчен җирлек булдырабыз, дәрестән тыш та әниләргә ярдәм итәбез. Озын сүзнең кыскасы, баланы төрле яклап үстерүгә, аны шәхес буларак формалаштыруга, алга таба балалар бакчасында һәм мәктәптә үзенең милли йөзен саклап калырдай татар баласы булуына игътибар бирәбез.

Рәхмәт Сезгә! Катлаулы эшегездә уңышлар теләп калабыз!