Cәләт форумы 6 смена форматында узачак кире кайтырга

Форум Сәләт пройдет в формате 6 смен

   21-нче июннән 8-нче августка кадәр Биләр музей-тыюлыгында VII Халыкара яшьләр уку-укыту Cәләт форумы узачак.

   Cәләт Форумының идеясе үстерү, мохит булдыруга барып тоташа, ул үзендә интеллектуаль, иҗат белән кызыксынучы, мәдәни һәм рухи яктан баерга теләүче яшьләрне берләштерә. Форум – татар һәм рус телләре мохите, уку-укыту, ИТ-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә, идеяләр уртаклашу, шәхси һәм һөнәри сыйфатлар үсеше, актуаль җәмәгать, фәнни-технологик трендлар белән танышу мәйданы.

   Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе буенча, бу елны Сәләт Форумы беренче тапкыр 6 смена форматында үткәреләчәк: 


1.     SOFT SKILLS BILER FORUM (21-25 июнь)

2.     ARTS BILER FORUM (27-30 июнь)

3.     SELET BILER FORUM(4-9 июль)

4.     IT BILER FORUM (16-21 июль)

5.     LEADERS BILER FORUM (25-30 июль)

6.     MEDIA BILER FORUM (3-8 август)

   Форум эшчәнлегендә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, Рәсәйнең 45 регионыннан, якын һәм ерак 15 чит илдән 15 мең сәләтле балалар, яшьләр, шулай ук чакырылган кунаклар, экспертлар катнашачак.

   Форумның һәрбер сменасы үзенең уникаль профиленә ия, балалар һәм яшьләр потенциалын үстерүгә юнәлтелгән.

   SOFT SKILLS – һөнәри нәтиҗәлекне һәм формалашуны тәэмин итүче күнекмәләргә багышланган. Турыдан-туры конкрет предмет өлкәсе белән бәйле булмаган, әмма уңышка ирешер өчен төп булган күнекмәләр. Командада нәтиҗәле эшләү, шәхси нәтиҗәлек, тәнкыйди фикерләү күнекмәләре.

   Форум программасы күз алдында төрле форматтагы белем бирү чараларын – профиль лабораторияләр, спорт-күңел ачу, иҗади мәйданчыкларын тота.

   Остаханәләр, танылган экспертлар белән очрашулар белән беррәттән, шулай ук төрле өлкәләрдә (фән, сәнгать, эшмәкәрлек) уңышка ирешкән яшьләрнең уникаль тәҗрибәсе һәм аларның уңыш тарихлары белән уртаклашу сессияләре планлаштырылган.

   ARTS BILER FORUM идеясе сәләтле балаларның һәм яшьләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен мохит булдырудан гыйбарәт.

   4 көнгә форум сәләтле музыкантлар, актерлар, рәссамнар һәм биючеләр өчен мөмкинлекләр мохитенә әйләнәчәк. Бу – үзеңне конкурс программасында күрсәтү, иҗат лабораторияләре кысаларында профессионаллардан уникаль белемнәр алу, Сәләт мохитенең өлеше булу мөмкинлеге.

   Конкурс программасы үз эченә 3 юнәлеш (музыка, театр, хореография) һәм 3 яшь категориясен кертә (12-14 яшь, 15-18 яшь, 19-22 яшь).

   Бәйге рәвешендә сайлап алу этабы 1-нче майга кадәр уза (гариза).

   SELET BILER FORUM – Сәләтнең традицион фестиваль-форумы, төп катнашучылары Сәләтнең җәйге профиль сменаларына сайлап алу бәйгесен узган сәләтле балалар һәм яшьләр.

   Быел сменаны гамәлгә ашыру мәгариф өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү – дуаль белем бирү, һөнәр сайларга ярдәм итү, онлайн-белем алу, инструментлар өчен үсеш белән бәйле.

   Смена кысаларында Биләр музей-тыюлыгы территориясенең үсеш механизмнары турында фикер алышу, Татарстан Республикасы һәм Рәсәйнең әйдәп баручы экспертлар һәм галимнәрдән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән остаханәләр, шулай ук лабораторияләрнең профессиональ пробалар үткәреләчәк.

   Традицион рәвештә Форумның төп кунагы булып Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов көтелә.

   IT BILER FORUM мәгълүмати технологияләрнең кеше тормышының барлык өлкәләре өчен мөһим роль уйнаганын аңлаучыларны берләштерәчәк.

   Әлеге смена кысаларында актуаль булган нәтиҗәле мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү инструментларына, инновацион продуктлар һәм ясалма интеллектны үстерүгә багышланган профиль остаханәләр, белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган.

   Дискуссион мәйданчыкта мәртәбәле экспертлар Форум катнашучыларын 4-нче индустриаль инкыйлабның мавыктыргыч дөньясына чумырга тәкъдим итәчәк.

   LEADERS BILER FORUM – лидерлык сыйфатларны, проект һәм команда эше күнекмәләрен үстерүгә багышланган.

   Смена Татарстан Республикасында Рәсәйнең укучылар хәрәкәте белән берлектә гамәлгә ашырыла. Ул шәхси, мәктәп үзидарә органнарының үсешендә кызыксынган 1200дән артык баланы берләштерәчәк.

   Смена программасы кысаларында төрле һөнәри өлкәләрдә танылган лидерлар катнашында белем бирү сессияләре һәм остаханәләр планлаштырылган: фән һәм сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек һәм спорт, мәгариф һәм бизнес.

   MEDIA BILER FORUM – социаль медиа-ресурслар белән эшләүче актуаль инструментларга, радио һәм телевидение үзенчәлекләренә багышланган.

   Сменада Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерлары – яшь журналистлар, блогерлар, практик һәм теоретик профильле белемне үстерүдә кызыксынган яшьләр катнашачак.