Җәйге сменалар узачак базалар белән таныштык кире кайтырга

Побывали на базах, где будут проходить летние смены Сэлэт

Сәләт активистлары Яр Чаллы шәһәрендәге «Бумажник» һәм «Саулык» базалары белән танышып кайтты.

Билгеле булганча, быел Лаеш районындагы «Йолдызлы» базасында капиталь төзекләндерү эшләре көтелә. Шунлыктан бу базада үтә торган кайбер сменалар быел Яр Чаллыда узачак. Мәсәлән, «Сәләт-Тел» һәм «Сәләт-Раушан» сменалары.

Беренче эш итеп «Сәләт-Рухият» һәм «Сәләт-Яр Чаллы» сменалары узачак «Бумажник» базасында булдык. Бу база сәләтлеләргә таныш инде. «Сәләт-Яр Чаллы» сменасы да, «Сәләт-Рухият» тә шушында үткәрелгәне бар. Ә кыш көне «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең күчмә сессиясе нәкъ менә шушында уздырылган иде.

«Без монда инде дүртенче тапкыр киләбез. База шәп. Табигать кочагында, нарат урманы эчендә урнашкан. Монда саф һава, бик чиста-пөхтә. Һәм безне бик көчле команда көтә. Балалар бу базаны бик ошатып китәләр, шуңа күрә без монда инде дүртенче тапкыр кайтабыз», – ди «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Ошатмаслык та түгел: «Бумажник»та бөтен шартлар да бар. Зур актлар залы, иркен ашханә, урамда кичке чаралар уздыру өчен мәйдан һәм зур сәхнә. Яшәү корпуслары чиста-пөхтә. Өч кешелек бүлмәләр, һәр бүлмәдә бәдрәф һәм юыну бүлмәсе бар. Балалар бик ярата торган бассейн да, мунча да бар бу базада!

Очрашуга «Бумажник»та узачак сменаларның директорлары һәм өлкән әйдаманнары килгән иде. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, корпусларны карап чыктылар.

Без барган икенче комплекс – «Саулык». Шулай ук урман эчендә урнашкан бу зур комплексның эчендә берничә база бар. Шуларның берсендә быел «Сәләт-Тел» һәм «Сәләт-Раушан» сменалары узачак. Бу базада да бөтен шартлар да бар. Башҗитәкләр канәгать калды, сәлкешләргә дә ошар!

Ә «Йолдызлы» базасына «Сәләт-Гайрәт» һәм «Сәләт-Шәхес» сменалары вакытында «кайтачакбыз». Бу сменалар яңартылган «Йолдызлы»да узар, дип көтелә.