Владимир Леонов: «Форумны ел саен уздырылучы чара итсәк тә әйбәт булыр!» кире кайтырга

Владимир Леонов: «Для нас большое удовольствие принимать этот Форум!»

Бүген, 11-нче июнь көнне, «Гранд Отель Казань» кунакханәсенең конференц-залында «Әңгәмә һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр» дип аталган халыкара лагерьның һәм ИХО илләре яшь эшмәкәрләре форумының ачылыш тантанасы булып узды. Биредә дөньяның 27 иленнән катнашучылар жыелды. 

Тантанага Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасының инвестиция үсеше оешмасы житәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев, ICYF-DC секретариаты директоры Эльмаддин Мехдиев һәм «Сәләт» берләшмәсе житәкчесе Жәүдәт Сөләйманов кебек мөхтәрәм кунаклар да бар иде.
Чит ил катнашучыларына уңайлы булсын өчен, ачылыш тантанасы инглиз телендә, «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов алып баруында үтте.

Владимир Леонов беренчеләрдән булып катнашучыларны Татарстан жирлегендә сәламләде. «Казан сезгә ошар дип өметләнәбез, юкка гына ул Рәсәйнең иң матур шәһәрләреннән саналмый. Планлаштырылган очрашулар да файдалы булыр дип уйлыйм. Әлегә Форумны үткәрүебезгә без бик шат, аны ел саен уздырылучы чара итсәк тә әйбәт булыр», дип ассызыклады ул.

Инсаф Галиев исә, үз чиратында, биредә жыелганнар яшь эшмәкәрләр хәрәкәтенең нигезе булып торуын искәртеп узды: «Яшь эшмәкәрләр саны елдан-ел арта һәм бу бик яхшы күрсәткеч. Быелгы «Kazan Sammit»ның мөхтәрәм кунагы буларак Согуд Гарәбстанының Ислам банкы үсеше төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни да катнашачак. Шулай ук сез дә яшь эшмәкәрләр безнең өчен, чын мәгънәсендә, кадерле кунаклар. Безнең киләчәк сезнең кулда.
Тантана катнашучыларның кунаклар белән күмәк фотога төшүе белән тәмамланды.

Ачылыш тантанасыннан соң катнашучылар беренче уку-укыту сессиясенә юнәлделәр. Уку-укыту бүлеген махсус алар өчен лагерьның мөхтәрәм укытучылары Анна Фельдман, Наталия Чардымова, Федор Микушкин, Наталия Никитина, Мирослава Левицкая әзерләделәр.