Габдулла Тукай өчен тавыш бир! кире кайтырга

Голосуй за Габдуллу Тукая!
Кадерле дуслар, балалар, әти-әниләр, гомумән, әлеге безнең мөрәҗәгатьне укучылар! Хәзерге вакытта бөтен Россиядә зур аэропортларга исем кушу кампаниясе бара. Казан шәһәре аэропортына да төрле исемнәр тәкъдим ителә. Без аэропорт исемен генә түгел, ә Казаныбызның йөзен билгеләүче, минут саен, көне-төне яңгырап Татарстанны, Казаныбызны, халкыбызны дөньяга яңгыратып торачак исем сайлыйбыз. Россиядә бөек исемнәр күп. Аэропортлар да күп. Әмма Казан аэропорты бер генә. Шулай ук бөек исемнәрдән безнең өчен, бөтендөнья татарлары өчен иң бөек исем ул Габдулла Тукай исеме. Габдулла Тукай аша безне Россиядә беләләр, Тукай исеме белән безне дөнья таный. Габдулла Тукай 200 миллионлы төрки дөнья өчен бөек шагыйрь һәм бөек шәхес.
Без Тукай өчен тавышыбызны бирдек. Тукай безнең рухыбызга канат тага, без дә яраткан Тукаебызга канатлар тагыйк. Казан очу мәйданына Габдулла Тукай исемен кушуны хуплап тавышларыбызны бирик!

Сәләт проектлары җитәкчесе,
ТФА академигы, КФУ профессоры Сөләйманов Җ.Ш.

“Сәләт” яшьләр үзәге директоры Габдрахманова А.Т.

Тавыш бирү ысуллары:
Великиеимена.рф Казан Габдулла Тукай

яки 8-800-707-93-17 номерына