Һөнәр сайлау – киләчәгеңне сайлау дигән сүз ← кире кайтырга
X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының беренче сменасы киләчәк һөнәрләренә багышланган. Спикерлар балаларны заманча юнәлешләр белән таныштыра. Күпләр өчен форум киләчәктә һөнәр сайлау өчен этәргеч бирә.
«Киләчәктә кем булачагымны, кайсы өлкәдә эшләргә теләгәнемне озак вакыт аңлый алмый йөрдем. Моннан берничә ел элек «Сәләт» форумында радио буенча мастер-класска эләктем. Андагы мохит, спикерның сөйләгәннәре күңелемне шулкадәр яулап алды ки, смена тәмамланганда инде мин журналистика факультетына керәчәгемне һәм киләчәктә радиода эшләргә теләгәнемне аңладым» – дип сөйли Илүзә Касыймова. Шунысы кызык, бу форумга ул «Сәләт» радиосының алып баручысы буларак килгән.
Быел Junior Skills Biler Forum-ның белем бирү программасында робототехника, модельләштерү һәм дизайн юнәлешләре аерым урын алып тора.
Россия дизайнерлар берлеге Вице-президенты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Олимпия объектлары авторларының берсе Юрий Менчиц балаларга дизайн нигезләре һәм Сочидагы Олимпия шәһәрчеге ничек төзелүе хакында сөйләде.
«Югары уку йортында укыткач, монда, балалар янында, лекцияләр ничек үтәр икән дип борчылган идем. Әмма «Сәләт»тәге яшьләрнең югары интеллект дәрәҗәсен билгеләп үтәсем килә. Мине мондагы мохит, сәлкешләрнең аралашуы шаккаттырды: күрешкәндә исәнләшүләре, мастер-класслардан соң килеп аерым рәхмәт әйтүләре бик сөендерде», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Юрий Менчиц.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының өлкән укытучысы, архитекторлар берлеге әгъзасы Марина Дәүләтгәрәева белән берлектә балалар интерьер дизайнына кагылышлы коллажлар ясады, өр-яңа парк проектын әзерләде.
«Һөнәр сайлау – киләчәгеңне сайлау дигән сүз бит ул. Кызыксындырган эшең турында мөмкин кадәр күбрәк белем тупларга кирәк. Шуның өчен дә үз һөнәренең чын осталары белән аралашу мөһим. Спикерлар бит дәрес кенә укытып калмый, үсеш тарихлары белән дә уртаклаша. Балаларга җиңү генә түгел, җиңелүләр хакында да сөйләргә, авыр чакларны ничек дөрес үткәреп җибәрергә икәнен дә аңлатырга кирәк» – ди Марина Дәүләтгәрәева.
«Летающая роботехника» лабораториясе мөдире Павел Шишкин Биләр җиренә программалаштырыла торган квадрокоптер конструкторы белән килгән. Ул катнашучыларга аппаратның автоном очышларын ничек башкаруы, нинди өлкәләрдә кулланылуы турында сөйләде.
«Үзебез белән пилотсыз оча торган аппаратлар да алып килдек. Барлык куркынычсызлык чараларын күреп, балалар аларны чатыр эчендә очыртып та карады. Дәрестә без Татарстанда квадрокоптерлар каыйсы өлкәләрдә кулланылырга мөмкин булуы турында фикер алыштык», – дип билгеләп үтте Мәскәүдән килгән кунак.
Мәскәү политехник университетының проект эшчәнлеге үзәге ассистенты Михаил Глушков укучыларга физик һәм химик тәҗрибәләрдән торган фәнни шоу күрсәтте.
«Фәнне популярлаштыру өчен шундый шоулар ясыйм. Әмма дәрес күңел ачуга гына корылмаган, төп максатым – балаларга белем бирү. Кызганыч, күп кенә мәктәпләрдә физика да, химия дә ниндидер бер стандарт буенча гына укытыла. Ә мин фәннең кызыклы, әмма шул ук вакытта җитди әйбер икәнен аңлатырга телим» – ди Михаил Глушков.
Белем бирү программасы кысаларында А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ вәкилләре балалар белән авиамодельләштерү буенча дәресләр үткәрделәр, 3D-модельләштерү һәм 3D-принтерда эшләргә өйрәнделәр.