Әдәби конкурста катнашырга чакырабыз! кире кайтырга

Приглашаем принять участие в литературном конкурсе!

Сәләт оештырган Флүс Латыйфи исемендәге IX «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсына гариза бирү кампаниясе дәвам итә! Бәлки, әлеге конкурс турында белеп бетермәүчеләр дә бардыр дип, конкурсның координаторы Айгөл Вәлиуллина белән әңгәмә кордык.

– Айгөл, «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсы нәрсә ул? Берничә сүз белән генә аңлатып бир әле!

– Мин аны 5 сүз белән аңлата алам: «Сәләткә нур булган йолдызлар» ул – шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, балалар әдәбияты һәм публицистика. Конкурска нәкъ менә шушы номинацияләрдә әсәрләр кабул ителә. Аларга Татарстан Язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар бәя бирәчәк.

– Конкурста кемнәр катнаша ала?

– «Сәләт»кә нур булган йолдызлар» конкурсында 11 яшьтән алып, 22 яшькәчә мәктәп укучылары һәм студентлары катнаша. Эшләр яшь буенча берничә категориягә бүленеп бәяләнәчәк, ягъни 12 яшьлек бала 22 яшьлек белән ярышмый, һәркемнең үз төркеме булачак.

– Гаризалар кайчанга кадәр һәм кайда кабул ителә?

– Гаризалар 1-нче июньгә selet.biz сайтында кабул ителә. Сайтта өске якта «Сәләткә нур булган йолдызлар» дигән төймә бар, шуңа бассагыз, гариза формасы ачылыр. Шуны тутырып җибәрергә кирәк. Ә конкурска әсәрләрне selet.nur@gmail.com почтасына җибәрәсе.

– Конкурсның финалы ничек уза?

– Моңарчы финалистларны Сәләт Йортына җыя идек. Башта алар өчен төрле остаханәләр, түгәрәк өстәлләр оештырыла, жюри әгъзалары һәр катнашучының әсәренә бәя бирә, ә аннары бүләкләү тантанасы уздырыла иде. Быел «Сәләткә нур булган йолдызлар» проекты белән грант оттык! Шуңа күрә конкурсны өр-яңа форматта үткәрү мөмкинлеге ачылды. «Сәләткә нур булган йолдызлар»ның финалы ARTS BILER FORUM кысаларында күчмә мәктәп форматында узачак! Ул 27-нче июнь - 2-нче июль көннәрендә Биләрдә була. Анда бары тик 80 катнашучы чакырыла. Катнашучыларны 3 көнлек тыгыз программа көтә: конкурсның жюри әгъзалары белән әңгәмә, экспертлар белән эшләү, спикерлар белән очрашу һәм башкалар. Һәм күчмә мәктәпнең нәтиҗәсе буларак, «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсының финалистларын бүләкләү тантанасы узачак.

– Күчмә мәктәп узганнан соң «Сәләткә нур булган йолдызлар» катнашучыларын нәрсә көтә?

– Бу проект күчмә мәктәп белән генә чикләнми, киләчәктә дә зур эшләребез булачак. Сентябрь аеннан Сәләт Йортында әдәби юнәлештә курслар башланачак. Октябрь аенда икенче күчмә мәктәп узачак. Һәм «Аккош күле» клубы эшчәнлеген дә яңартып җибәрергә уйлап торабыз.