Без кайттык сиңа, Биләр! кире кайтырга

Без кайттык сиңа, Биләр!

Бүген, 12-нче июль, Изге Биләрнең музей-тыюлыгы VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумына җыелган сәләтле балалар, актив яшьләр һәм максатчан укытучыларның шатлыклы авазы белән тулды. «Биләр каласы», «Раушан», «Рухият», «Буа (Гайрәт)», «Саба», «Самара», «Батыр», «Кандракүл», «Бөгелмә», «Азнакай», «Болгар» һәм «Яр Чаллы» аланнары сәлкешләре яңгыравыклы сөрәннәре, бетмәс энергияләре белән һәр кешене яңа үрләргә илһамландырдылар.

«Сәлам, Сәләт! Сәлам, Биләр, Изге чишмә! Биредә безнең тамырларыбыз. Без үзебезгә кайттык. Барыбыз бергә кайттык. Без – бербөтен. Һәрвакыт шулай булсын. Кояш нурлары шикелле һәрвакыт яктыртып, җылылык өләшегез. Татар телебезне яратыгыз, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итегез. Һәрберегезгә дә рәхмәт!» - дип сәламләде Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир.

«Сәлам, Сәләт! Биредә көч, биредә дәрт! Без – бер гаилә. Һәм без башлыйбыз! Инде сезгә билгеле булганча, быел Сәләт Форумы 2 сменада уза. Бу – сезнең яңа ачышларыгыз өчен. Уңышлар сезгә юлдаш булсын!» - дип «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов продуктив эшкә юнәлдерде.

Форумның беренче көне хис-кичерешләр белән генә түгел, яңа белемнәр белән дә истә калды.

«Казанский окрытый университет талантов 2.0» оешмасы белән берлектә Фәнни ярышлар чемпионаты уздырылды. Биредә беренче һәм икенче лигада мәктәп укучылары да, студентлар да катнашты. Егет-кызлар биология, химия, җәмгыять белеме һәм психолингвистикадан үзләренең фәнни проектларын тәкъдим иттеләр.

Көн дәвамында Форум территориясенә махсус радио хәбәрләр ирештерә, җыр-моңнар белән безне сөендерә. «Selet FM» дулкыннарында Әбри Хәбриев белән Гаяз Гайсин бар кунакларны оештыру комитеты, башҗитәкләр белән таныштырдылар. Төп медиапартнер – «Татар радиосы».

Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры:

- Бүген бездә бәйрәм! Сәләтеләр бәйрәме! VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы башланган көн! Быелгы тема да бик үзенчәлекле: 4-нче сәнәгать революциясе кысаларында уку-укыту технологияләре. Шушы уңайдан бик күп остаханәләр, лекцияләр, спорт чаралары көтелә. Биредәге чатырлы мәйданчыларны 1 ай алдан әзерли башлыйлар. Шәхсән мин Изге Биләр җиренә 12-нче тапкыр киләм. Бүген аралашкан дусларымның 50%-ы – Сәләт кешеләре. Сез дә танышып, дуслашып калыгыз! Форумның һәр минутыннан ләззәт алыгыз!

«Сәләт-Самара 2017» аланы әйдаманы Таһир Кәримуллин:

- Быел аланнар исемлегенә «Сәләт-Самара» да кушылды. Без кыштан бирле эшлибез, яңа ел каникулларында бездә 40 балалы смена үтте. Шушы кышкы смена безгә этәргеч булды да инде. Биредәге балаларның 30%-ы Казаннан, калган 70-е – Самаралылар. Форумга килү – үзе бер җан рәхәте. Самара сәлкешләре бирегә бик ашкынып килде. Аларга әле авыррак, Сәләт мохите белән дә танышып кына киләләр. Һәр көннең кадерен белеп үткәрәбез. Сәләт безне берләштерде, зур рәхмәт!

«Сәләт-Биләр каласы 2017» аланы директоры Диләрә Хәлитова:

- Мин «Сәләт-Биләр каласы» сәлкеше, әйдаманы, өлкән әйдаманы, бүген инде директоры. Һәм моңа бик шатмын. Бездә Чехия, Испания, Финляндия, Мәскәүдән балалар бар. Алар бик тыйнак һәм актив, үзенчәлекләре дә шунда. Чехия һәм Финляндия балалары татарча аңлыйлар, ә Испания балаларына русча эндәшергә кирәк. Быел аланыбызда тарих һәм экология фәннәренә зур басым ясыйбыз, балалар үз проектларын конкурс форматында тәкъдим итәләр. Форумда булган чаралардан дәрт алыгыз, актив катнашыгыз һәм һәрчак елмаегыз!

Эмиль Шәйдуллин, «Изге Чишмә» студентлар аланы директоры:

- Сәләт – ул минем тормышым. Форумда катнашып җәйнең матур көннәрен Биләрдә үткәрәсем килде. Казанның 155-нче гимназияда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшлим. Биләргә без 3-нче июльдә үк килдек. Табигатьнең бар матурлыгын күреп өлгердек: безгә яңгырлар да, җил-бураннар да куркыныч түгел. Безнең катнашучылар форум территориясендә эшли, сәхнә әзерлибез.