10 яшен тутырган «Сәләт-Азнакай» нәрсә белән истә калды? кире кайтырга

Чем запомнился юбилейный «Сәләт-Азнакай»?
24-нче август көнне «Сәләт-Азнакай» сменасы тәмамланды. быел – сменаның юбилей елы. «Сәләт-Азнакай» аланы оешканга 10 ел!

«Сәләт-Азнакай» – уку-укыту, спорт һәм туризм аланы. Алан программасында «чит телләр», «сценарий язу осталыгы», «ораторлык осталыгы», «идейәләр дөньйәсы», «шайаннар хәм тапкырлар клубы», «математика», «туризм» кебек остаханәләр бар. «Сәләт-Азнакай»ның Äйдаманнар командасы сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләрен өйрәнгән тәҗрибәле Äйдаманнардан тора.

Без смена директоры Алинә Лобанова белән сөйләштек. Быелгы алан нәрсә белән истә калачак – шуны сораштык.

– Смена искиткеч шәп узды! Мохите, чаралары һәм команданың шәплеге белән истә калачак!
Барлыгы 45 бала иде. Алар Азнакайдан гына түгел, шулай ук Әлмәт, Түбән Кама районнарыннан, Яр чаллы хәм казан шәхәрләреннән дә балалар булды

– «Сәләт-Азнакай»ның бер көнен тасвирла әле! Сменага килә алмаганнар өчен бик кызыклы булыр бу.

– Бер көнне барлык фасыллар көне уздырдык. Иртәбез яңа ел  зарядкасыннан башланып китте, анда кыш бабай бүләкләр таратты. Аннары яз һәм җәй булды: сабан туе үткәрдек, тәмле коймаклар белән сыйландык. Ә «монстрлар каникулда» дип аталган кичке концерт, исеменнән аңлашылганча, хеллоуинга багышланган иде, балалар иҗади чыгышлар күрсәтте.
Тагын бер истә калган көн: сменаның юбилеен билгеләп үтү. Безгә быел 10 яшь бит! балалар көн дәвамында концерт номерлары әзерләде һәм кичке концертта чыгыш ясады. Бу кичке чарада аланны тәкъдим иттек, күмәк бию куйдык һәм утлы шоу күрсәттек. Анысын балалар бигрәк тә ошатты. Бу көнне безгә бик күп кунак килде, алар арасында Азнакай районы башлыгы да бар иде. Әти-әниләр, элекке елларда  эшләгән әйдаманнар да килгәч, зур бер гаилә бәйрәменә әйләнде. Ахырда тәмле торт белән сыйландык.

– Дәресләр һәм остаханәләр турында да әйтеп кит әле..

– Уку-укыту сессийәсе программасында татар һәм төрек теле, бийү, битмейкерлык, шигърият, днд, видео һәм фотомонтаж дәресләре бар иде. Ә остаханәләрдән – КВН, papercraft һәм социаль челтәрләр белән эшләү.

– Синең өчен «Сәләт-Азнакай» – ул...

– Бөтен кешене дә бертигез ярата торган гаилә. Сменаның девизы: «бир кулыңны, дустым, мин аны җибәрмәм», Ә төп хештеглар – #миншулайкүрәм #этомоейясчитаю.