Кайсы клуб ел клубы исеменә лаек булачак? кире кайтырга

Какой клуб станет клубом года?

Дүшәмбе 15 гыйнвар көнне Сәләт йортында «Сәмрух-2017» премиясенең «Ел клубы» номинациясенең турыдан-туры сайлап алу туры узачак. Жюри әгъзалары алдына киләсе клубларның эшчәнлеге тәкъдим ителәчәк:

- «Сәләт-Яшел үзән»

- «Сәләт-Зәй»

- «Сәләт-Бөгелмә»

- «Сәләт-Әлмәт»

- «Сәләт-Азнакай»

- «Сәләт-Аксубай»

- «Сәләт-Казан» (№12 гимназия)

Бәяләү критерийлары:

- клуб әгъзаларының укуда булган казанышлары;

- клуб әгъзаларының олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашулары;

- клуб әгъзаларының мәктәп чараларында активлыгы;

- клуб әгъзаларының шәһәр, республика, ил дәрәҗәсендә булган уңышларга ия булу;

- клуб белән тормышка ашырыла торган проектларның һәм программаларның сыйфаты;

- клуб эшчәнлеген социаль  челтәрләрдә, районның, республиканың, илнең ММЧда яктыртылуы;

- клубка яңа әгъзаларны җәлеп итү күрсәткече;

- ел дәверендә юнәлеш һәм тематик эшчәнлекне тормышка ашыру;

- клуб әгъзаларының «Сәләт-2017»  җәйге алан сменаларында катнашуы;

- клуб теләге буенча «Сәләт-2017» җәйге алан сменаларында катнашкан мәктәп укучыларының саны;

- клуб әгъзаларының җәйге сменаларыннан башка, шулай ук «Сәләт-2017» чараларында катнашуы;

- клубта татар теле мохитен булдыру;

- клубның 2016-2017 елларында булган уңышлары.

Татарстан мәктәпләрендә Сәләт үсеше өчен бик мөһим эшне башкарганга, клуб әгъзаларына бары тик уңышлар гына телисе кала. Очрашканга кадәр!

«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Братья Зариповы» агенствосы, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.