«Сәләт илчеләре» кемнәр алар? кире кайтырга

Кто такие амбассадоры Сэлэт?

«Сәләт илчеләре» – өр-яңа проект, бу елның февралендә генә башланып китте. Нәрсә бу, анда кемнәр катнаша – проектның координаторы Аяз Ханафин сөйләде.

– «Сәләт илчеләре» яки «Амбассадорлар» -  җәйге аланнарга бер дә Сәләттә булмаган балаларны туплауга багышланган проект. Алар бу эшне үз мәктәпләрендә, социаль челтәрләрдә, дуслары һәм танышлары арасында – кыскасы, кайда мөмкин, шунда башкара. Шулай ук амбассадорлар социаль челтәрләрендә Сәләт проектларын яктыртып баралар.

Проект 2 ай бара, һәм шушы вакыт эчендә амбассадорлар 100гә якын баланы Сәләт аланнарына җәлеп итте. Бу бик яхшы күрсәткеч! 12 аланга яңа балалардан гаризалар килде.

– Ә амбассадорлар командасы ничек туплана?

– Быел команда туплауны үзебез, яшьләр үзәге белән берлектә башкардык. Хәзергә командада 16 кеше. Менә алар: Зәйнуллина Ләйсән, Дәүләтшин Искәндәр, Фаваризова Рәлинә, Галиуллин Рәшит, Маланьева Эльвира, Хафизова Айгөл, Галиева Камилә, Нуриев Камил, Шәрипова Рената, Агаева Айлинә, Тарасова Лиана, Каюмов Рифат, Таhирова Айсылу, Шакиров Рәүф, Рәхимов Алмаз, Юринов Даниль. Алар барысы да – Сәләт активистлары. Быелга амбассадорлар җитеп тора. Ә менә киләсе елга проектны масштаблырак итәргә уйлыйбыз, илчеләр дә конкурс нигезендә сайлап алыначак.

– Ә бу проект амбассадорларның үзләренә нәрсә бирә?

– Беренчедән, бу – вакытны әйбәт итеп үткәрү. Илчеләр бер-берсе белән аралаша, төрле шөгыльләр уйлап табалар, биремнәр башкаралар. Амбассадор булу бер дә җиңел түгел ул! Аларның үз кагыйдәләре бар һәм аларны үтәргә кирәк.

Икенчедән, бу –
мотивация системасы. Һәр айны илчеләр мини-хисап тапшыра: күпме баланы Сәләткә
җәлеп иткәннәр. Һәм иң зур күрсәткечкә ия булган 3 илчегә бүләкләр бирелә. Ә
проект нәтиҗәсе буларак бер зур бүләк булачак. Ниндиме? Анысын SELET BILER
FORUM-да белерсез. Әлегә амбассадорларның үзләре өчен дә сер булып торсын.