Ел директорын кем билгели? ← кире кайтырга
Нәкъ менә бүген, 18.00 Сәләт йортында, «Ел директоры» номинациясенең әңгәмә нигезендә сайлап алу этабы була. Бу эштә көрәшәләр:
- Игорь Смирнов;
- Руфат Кыямов;
- Диләрә Сабитова;
- Булат Валиуллин.
«Барлык катнашучылар да Ел директоры исеменә лаек. Һәрберебез үз эшен 100% эшли. Кем җиңсә дә, ул безнең уртак җиңүебез – Сәләт хәрәкәтенең җиңүе. Үземнең зур казанышым булып, Әдип Әлмир кулыннан алынган шәмәхә төстәге футболканы саныйм. Хәзер инде мин шәп команданың бер өлеше булып чутланам», – дип бүлеште Руфат Кыямов.
«Мин, Ел директоры исеменә лаек, чөнки җыелган тәҗрибә hәм казанышларым зур нәтиҗәләр күрсәтә.Сәләт минем тормышымда инде 10-нчы ел hәм бу җиңү миңа зур бүләк булыр иде. Сәләттә иң зур җиңү ул – команда, балалар мәхәбәте hәм шәмәхә футболка», – дип уйлый, Диләрә Сабитова.
Кем Ел директоры исеменә лаек икәнен, без, Сәмрух премиясенең бүләкләү тантанасында, Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында белербез. Нәкъ менә бүген җиңүчеләрне җюри әгъзалары билгеләр. Алар рәтендә:
1. Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директорының урынбасары – Марат Гатин
2. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – Айрат Гатиятов
3. Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары – Марат Уразаев
4. Муниципаль бюджет учреждениясе «Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе» директоры – Алсу Карякина
5. Сәләтнең күп кенә проектларына үз өлешен керткән, Сәләт ветераннары форумы җитәкчесе, «Сервис Стиль» мебель компаниясенең генераль директоры – Лениза Ризванова
6. «Алгарыш» программасы җиңүчеләре ассоцияцияcе рәисе, Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе – Дилбәр Садыкова
7. Сәләт ветераны, 2005, 2006-нчы елларны Сәләт-Биләр каласы аланы директоры, Теория дизайн студиясенең җитәкчесе – Илдар Аюпов
8. «Сәләт» яшьләр үзәге директоры, Сәләтнең 9-нчы президенты –Айгөл Габдрахманова.
«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Братья Зариповы» агенствосы, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.