«Мирах» интеллектуаль лигасының көзге сезон ачылышы кире кайтырга

«Мирах» распахнул двери для интеллектуалов

15-нче октябрь көнне Сәләт йортында «Мирах» интеллектуаль лигасының көзге сезон ачылышы башланып китте. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены Сәләт активистлары арасында һәрвакыт популяр булып санала һәм әлеге проектның яңадан тормышка ашырылуы шулай ук шатландыра. Уенда 8 команда гына гариза биргән булса да, 10 команда катнашу теләге белән чыкты. 

Уен форматы спорт юнәлешенә кагылышлы, сораулары тормышның төрле өлкәләренә карап төзелгән иде. Катнашучыларга IT, Чарли Чаплин киңәшләре һ.б. кызыклы юнәлешләрне үз өченә алган сораулар яудырдылар. 

Бу уенның җиңүчеләре итеп «Дуслык» командасы билгеләнде. 
Проектның җитәкчесе Илюзә Хөснуллина өчен бу уен беренче зур эш булды. 

«Проектны әзерли башлаганда башта авыррак булды. Ләкин мин туплаган команда – шәп команда һәм без барысын да «бишле» билгесенә эшләдек. Шуны да әйтеп узасым килә: яңа сезонга без яңалыклар белән кердек. Катнашучылар алдан ук оештыручыларга сорауларын җибәрә алачак, ә финал уены телевизион форматта узачак» – дип уй-фикерләрен белдерде Илюзә. 

«Безнең эш шәп башланды. Киләсе уеннарда, искәртеп узам, киләсе уен 29-нчы октябрь көненә билгеләнгән, командалар саны күбрәк булыр һәм катнашучыларның фикерләүләре тагын да камилләшер», – дип сүзен тәмамлады ул. 

Без, үз чиратыбызда, уңышлар гына теләп калабыз! 

Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Алинә Сысоева